Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсиягә айның кайсы көннәрендә чыгу отышлырак була?

Эшләүче пенсионер мартта эштән китсә, апрельдә ул эшләми торган кешеләр исемлегендә була.

news_top_970_100
Пенсиягә айның кайсы көннәрендә чыгу отышлырак була?

Иминият пенсиясен хисаплауның хәзерге ысулын исәпкә алган очракта, пенсионерга ай азагында пенсиягә чыгу табышлы була. Бу турыда «Прайм» агентлыгына икътисад фәннәре кандидаты Лариса Сорокина сөйләгән.

Россия Пенсия фонды ай саен эш бирүчеләрдән хезмәткәрләрдән турында белешмә ала. Ай дәвамында эшләгән көннәр саны исәпләнми, ди эксперт.

Әгәр эшләүче пенсионер мартта эштән китсә, апрельдә ул эшләми торган кешеләр исемлегендә була. Ягъни өстәмә түләү кеше «эшләмәүче» статусы алган вакыттан — апрельдән билгеләнә. Бу очракта аның 1 мартта яки 31 мартта эштән китүе әһәмиятле түгел. 

Шулай итеп, финанслар ягыннан караганда, эштән ай азагында китү табышлырак була, ди Сорокина.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100