Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсиядәге журналист кассир һөнәрен сайлаган: «Ялган акча белән түләүче әбиләр дә бар»

news_top_970_100
Пенсиядәге журналист кассир һөнәрен сайлаган: «Ялган акча белән түләүче әбиләр дә бар»
Фото: «Челнинские известия»

Журналист Дания Мәҗитова, пенсиягә чыккач, 5 ел шәһәрнең бер кибетендә кассир булып эшли. Ул кассир эшенең үзенчәлекләре турында сөйләде, дип яза «Челнинские известия».

Дания, сезне кибеттә кассада эшләргә нәрсә этәрде?

20 ел журналистикада эшләгәннән соң, 61 яшемдә пенсиягә чыктым. 1 елдан соң хәлне үзгәртергә теләк туды. Өйгә иң якын челтәр кибетендә «сатучы-кассир кирәк» дигән белдерү күрдем. Минем бу өлкәдә аз гына тәҗрибәм бар иде: беренче елны университетка керә алмагач, 1 ел «Балалар дөньясында» уенчыклар бүлегендә кече сатучы булып эшләдем. Мин эшкә урнаштым, хезмәт хакым 15 мең сум булды.

Күп кенә кассирларның эшләрендә җитешсезлекләр, ялган акча, матди җаваплылык куркыта. Андый хәлләр белән еш очрашырга туры киләме?

Беренче ел эчендә мин 3 тапкыр акчага «эләктем». Бер шау-шулы сатып алучы миңа, 1 мең сум акча бирдем, ди, ә «сдача»ны 500 сумнан алганлыгын әйтте. Безне акчаны сатып алучыдан алганда һәрвакыт банкнотаның суммасын әйтергә өйрәтсәләр дә, башта мин бу инструкция турында оныттым. Мин аңа ышандым һәм 500 сумны кире кайтардым. Администраторны чакырып, касса янында урнаштырылган видеокамераны карап, хатын-кызны фаш итәргә мөмкин иде. Ләкин мин алай эшләмәдем, чират озын иде, тиз эшләргә кирәк иде. Кич белән, керемнәрне исәпләгәндә, бу сумма җитмәде.

Гомумән алганда, җитешсезлекләр турында әйткәндә, квартал саен ревизия вакытында алар кайвакыт ачыклана. Кызганычка, зур суммалар да булгалый. Ләкин проблеманы кибет администрациясе хәл итте. Ничек итеп – белмим, күрәсең, үз резервлары булган.

Тәмәке һәм фирма пакетлары саткан акчалар чыкмаган чакта безгә үз кесәбездән акча җыярга туры килгән очраклар да булды. Кайвакыт пакетны сатып алучыга бирәсең, ә акчасын алырга онытасың.

Кассада акчаның ким чыгуының төп сәбәбе урлашу белән бәйле. Һәрхәлдә, алдан ук компенсация салына, ләкин сатучы-кассир кесәсеннән түгел.

Бервакыт сөйкемле генә әби, 100 сумлык азык-төлек җыеп, миңа 500 сум бирде. Бармаклар белән банкнотаның гадәти булмаганлыгын тойдым. Әби елмая: «Яхшы акча, яңа», ди. 500 сумлыкны кассага салдым, «сдача» бирдем. Әби китте, ә мине шик биләп алды. Купюраны җентекләп карасам – «приколлар банкы билеты» дип язылган.

Гомумән, смена дәвамында касса артында тору кыенмы?

2 көн эшләп, 2 көн ял итеп, 12 сәгатьлек график белән эшләдем. Аның 10,5 сәгате өчен түлиләр, чөнки сәгать ярымга ял исәпләнгән. Ләкин бездә беркайчан да ял булмады. Җитәкчелекне бернәрсәдә дә гаепләп булмый. Безгә «арыганчы эшләгез» дигән күрсәтмәләр бирелмәде. Башта мин бер тапкыр гына үземә 1 сәгатькә өйгә кайтырга рөхсәт иттем – төшке ашка, шуннан соң хезмәттәшләрем миңа шундый күз белән карадылар, мин барысы кебек булырга һәм башка төшке ашка өйгә кайтып йөрмәскә карар иттем.

Башта безнең кибеттә кассада махсус урындыклар юк иде, басып торырга туры килде. Шуңа күрә без сменаны бүлештек: ярты вакытны касса янында, калганнарын залда, анда киштәләрне чистарттык, бәяләр белән товарлар куйдык.

Кассирларга карата һәрвакыт шулкадәр күп дәгъвалар бар: алар бәяләрне дә үзгәртмиләр, урлыйлар... Ә чынлыкта ничек?

Кассирлар – хокуксыз кешеләр. Алар, мәсәлән, бәхәскә керә алмый, лаеклы җавап бирә алмый, чөнки безнең бурыч – сатып алучыны шушы кибеткә тарту, шәһәрдә кибетләр күп бит. Шуңа күрә барысын да дәшмичә тыңлыйсың. Кайвакыт мыскыллаулар һәм хәтта янаулар да яңгырый. Агрессив кешеләр булуы авыр. Ләкин безгә, олы яшьтәге хатын-кызларга, күңелсез сүзләрне азрак тыңларга туры килә. Берничә кыз эштән китте, алар үзләренә булган негативка, эчкечеләрнең, каракларның, наркоманнарның әдәпсез сүгенүенә түзә алмадылар.

Хәзерге вакытта сәүдә өлкәсендә кадрлар дефициты нәкъ менә шундый маргиналлар белән бәйле дип саныйм. Хезмәт хакы, вакыт-вакыт арта барса да, психик һәм физик чыгымнар белән чагыштырырлык түгел.

Кибеттә кемнәр эшли? Бу – очраклы кешеләрме, әллә яраткан һөнәренә махсус килгән кешеләрме? Аларны нәрсә берләштерә? Нәрсә аера?

Үз коллективым буенча фикер йөртә алам. Кайберләре кирәк булганга эшли, икенчеләре – үз һөнәре буенча. Иң мөһиме – аралашучан һәм игелекле булу, сатып алучылар белән аралаша белү. Мин үз микрорайонымда яшәүчеләр арасында танылган шәхескә әйләндем, һәр икенчесе исәнләшә. Бу – абруй! (Көлә).

Безнең директор яхшы иде. Ул кечкенә кибетне «недосдача»лардан саклап кала алды, без планны үти башладык. «Пик» вакытында 3 касса хезмәт күрсәтте. Беренче урында – сатып алучыга тиз хезмәт күрсәтү. Шунысын да әйтергә кирәк, башка кибетләрдә чиратлар озынрак, һәм кешеләр дәшми генә көтеп торалар. Бездән шунда ук икенче кассирны таләп итә башлыйлар – яхшылыкка өйрәттек, һәм бу – искиткеч.

2 ямьсез очрак та истә калды. Бер кассир тыелган матдәләр кулланган һәм берничә тапкыр афера ясаган: танышларына товарларны, кассада сугып тормыйча, ярты бәягә саткан. Иминлек хезмәте моны исәпләп чыгарган һәм аны «недосдача»ны түләргә, аннан соң эштән азат китәргә мәҗбүр итте. Икенче очрак – башка ил кешесе эшләде һәм бик күп акча урлап качты.

Смена ахырында кассада артык акча булганы бармы?

Әйе, димәк, син «сдача»ны биреп бетермәгәнсең. Ләкин бу бик сирәк була. Кайвакыт кеше 1-2 сум акчаны алмый калдыра. Мондый акчалар резервка китә, минем бер тапкыр да кассирның аларны үзенә алганын күргәнем булмады. Акчаны кассир түгел, ә администратор санап ала, ә син вак-төякне санап чыгарга гына ярдәм итәсең. Бөтен җирдә камералар тора, синең һәр хәрәкәтең теркәлә.

Чеклардагы бәяләр киштәләрдәге бәяләр белән туры килмәгән шикаятьләрне нәрсә белән аңлатып була?

Проблема шунда – көн саен диярлек бәяләр үзгәрә. Без физик яктан барлык бәяләрне вакытында үзгәртергә өлгермибез, кайвакыт алар бик күп була. Дөрес булмаган бәяләр проблемасы кибеттәге кадрлар дефициты белән бәйле.

Ә срогы чыккан әйберләр белән ничек? Кайвакыт аны сатуда сатучыларны гаеплиләр...

Элек безне чыннан да срогы чыккан әйберләр сатуда гаепләделәр, бигрәк тә сөт продуктларын сатуда. Без андый очракта тиз генә, тавышсыз гына шундый ук товарга алыштыра идек. Хәзер товарларга цифрлы маркировкалау кертелгән. Димәк, әгәр товарның срогы чыккан булса, аны касса үткәрмәячәк. Бу – бик зур плюс.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100