«Пенсиядә нишлисең инде тагын?»: Татарстанда яшәүче ир-ат балачак хыялын чынга ашырган
Татарстанның Чулпан авылында яшәүче Владимир Малинин үз куллары белән аэрокөймә ясаган. Бу хакта «Татмедиа Живые истории» телеграм-каналы яза.
Владимирга 70 яшь. Ул мондый аппарат ясау турында балачагыннан ук хыялланган. Пенсиягә чыккач, хыялын чынга ашырган.
Көймәне ясау өчен 2 ел вакыт киткән. Иминлекне саклау өчен, ул аэрокөймәгә фаралар һәм «мигалка» урнаштырган. Махсус жилет киеп йөри. Владимир сүзләренчә, көймә күпфункцияле, анда елның теләсе кайсы вакытында кар өстеннән дә, бозда да, суда да йөрергә була.
«Балачактан мондый аппарат ясау турында хыялландым. Пенсиягә чыккач, ясарга булдым. Балаларны, оныкларны йөртәм. Пенсиядә нишлисең инде тагын? Балаларга да, үземә дә шатлык», – дип сөйләгән ул.