Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия вакытында килмәсә нишләргә?

news_top_970_100
Пенсия вакытында килмәсә нишләргә?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Пенсия вакытында килмәү техник сәбәпләргә, документлар алмашу озак булуга, бәйрәм яки ял көннәренә бәйле булырга мөмкин. Бу турыда «Татар-информ» яза.

Әгәр пенсия 2 атнадан артык соңарса, Социаль фондка электрон яки язма рәвештә шикаять язарга кирәк.

Электрон шикаять

  • Социаль фондның электрон кабул итү бүлмәсен файдаланырга.
  • Ситуацияне үз көчләрең белән хәл итеп булмаганын раслый торган документларны беркетергә.
  • Шикаятьне беркетергә.

Мөрәҗәгать теркәлү турында хәбәр электрон почтага килә.

Язмача шикаять

  • Шикаять язарга. Шикаятьне җибәрә торган оешма атамасын күрсәтергә, исем-фамилиягезне, телефон номерын, прописка адресын, электрон почтаны язарга, бөтен детальләрне ачыклап проблеманың асылын аңлатырга, беркетелә торган документлар исемлеген күрсәтергә, дата һәм имза куярга.
  • Үз көчең белән проблеманы хәл итеп булмаганын күрсәтә торган документларны беркетергә.
  • Шикаятьне Социаль фондка шәхсән яки почта аша җибәрергә.

Шикаятьтләрне 15 эш көненнән дә артык булмаган срокта карарга тиешләр. Җавап белән канәгать булмаган очракта, кеше аны кабат шикаять итә ала, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100