Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия, түләүләр, аракы һәм техник карау бәяләре: 2023 елда булачак төп үзгәрешләр

Яңа ел ул – каникуллар һәм «оливье» салаты гына түгел, ә күп кенә үзгәрешләрнең гамәлгә керүе дә дигән сүз. Бу хакта «Lenta.ru» яза.

news_top_970_100
Пенсия, түләүләр, аракы һәм техник карау бәяләре: 2023 елда булачак төп үзгәрешләр

Кемнәрнеңдер азмы-күпме керемнәре арта: 2023 ел аяк басуга эшләмәүче пенсионерларның пенсияләренә индексация үткәрелә, минималь хезмәт хакы һәм яшәү минимумын күтәрәләр, ә медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакларына өстәмә түләячәкләр. Россиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан һәм ел башында булачак шушы һәм башка үзгәрешләр турында «Lenta.ru»да Игорь Дмитров яза.

Фото: Константин Кокошкин / Коммерсантъ

Минималь хезмәт хакы 16 242 сумга кадәр артачак

Декабрьдә Россия Президенты Владимир Путин 2023 ел башыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен арттыру турында федераль законга кул куйды. Документ хокукый мәгълүматларның рәсми порталында басылып чыкты.

«2023 елның 1 гыйнварыннан хезмәткә түләүнең минималь күләмен аена 16 242 сум күләмендә билгеләргә», – диелә законда.

2023 елда Россиядә минималь хезмәт хакы күләме 16 242 сум тәшкил итәчәк.

2022 елда минималь хезмәт хакы күләме 15 279 сум тәшкил иткән. Хәзер исә, Дәүләт Думасында билгеләп үтүләренчә, ул 6,3 процентка артачак.

Индексацияләүдән соң, эш бирүчеләр минималь хезмәт хакы алучы хезмәткәрләргә түләүне яңа минималь хезмәт хакы дәрәҗәсенә кадәр арттырырга тиеш була.

Фото: Александр Петросян / Коммерсантъ

Яңа яшәү минимумы – 14 375 сум

2023 елда яшәү минимумы Россиядә җан башына аена 14 375 сум күләмендә билгеләнгән. Президент имзалаган федераль закон хокукый мәгълүматлар рәсми Интернет порталында басылып чыкты.

2023 елда Россиядә яшәү минимумы 14 375 сум тәшкил итәчәк.

Закон шулай ук эшкә яраклы халык өчен яшәү минимумы күләмен – 15 669 сум, пенсионерлар өчен – 12 363 сум, балалар өчен 13 944 сум күләмендә билгели.

Яшәү минимумы күләме 2023 һәм 2024 ел нәтиҗәләре буенча фаразлана торган хәерчелек чигеннән чыгып билгеләнгән – 14 375 һәм 15 049 сум. Шул рәвешле, хәзер ул 3,28 процентка, яки 2022 елның июнендәге соңгы үсештән 456 сумга күтәрелгән.

Эшләмәүче пенсионерларның пенсияләрен арттыралар

Эшләмәүче пенсионерлар өчен 1 гыйнвардан картлык буенча иминият пенсияләрен индексацияләячәкләр: Пенсия һәм социаль иминият фонды бюджеты турында федераль законнан күренгәнчә, 2023 елга үсеш күләме 4,8 процент тәшкил итәчәк.

Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында алданрак хәбәр итүләренчә, 2022 елның 1 гыйнварына карата пенсия күләме 15,3 процентка арткан. Социаль фонд бюджетында пенсияләрне түләүгә 9,5 триллион сум акча салынган, шуларның 9 триллионы иминият пенсияләрен түләүгә китәчәк.

2022 ел башында эшләмәүче пенсионерларга уртача түләү күләме 19 017 сум тәшкил иткән. 2022 елның декабрендә, июнь индексациясеннән соң, ул 20 864 сумга җитте, ә 2023 елның гыйнварында 21 864 сум тәшкил итәчәк.

Шул ук вакытта, 2023 елга һәм 2024-2025 елларның план чорына федераль бюджет проекты нигезендә, эшләүче россиялеләргә пенсияләрне индексацияләү булмаячак. Эшләүче пенсионерларга түләүләр арткан очракта, эшләмәүче гражданнарның пенсия дәрәҗәсе кими, дип аңлаталар Россия Пенсия фондында. Шулай ук, эшләүчеләргә пенсияләрне индексацияләү федераль бюджеттан өстәмә чыгымнар таләп итә, ә бу – 498,7 миллиард сумга якын.

Фото:  Константин Михальчевский / РИА Новости

1 февральдән Ана капиталы да индексацияләнә

1 февральгә планлаштырылган индексациядән соң, беренче бала туганда Ана капиталы суммасы 589,5 мең сум тәшкил итәчәк (2022 ел белән чагыштырганда 65 мең сумга артык), икенче бала туганда – 779 мең сум (85,9 мең сумга артык).

Әгәр ата-аналар беренче балага ана капиталын алган булса, икенчесенә түләү күләме 189,5 мең сум тәшкил итәчәк (20,9 мең сумга артык).

Балалар өчен гаиләләр яңа универсаль пособие ала башлаячак

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә җан башына кереме төбәктәге яшәү минимумыннан түбән булган йөкле хатын-кызлар һәм 17 яшькә кадәрге балалары булган гаиләләр бердәм пособие ала алачак. Бу законга Президент алданрак кул куйган иде.

Айлык пособие гамәлдәге ярдәм төрләренең кайберләрен берләштерәчәк, шул исәптән иртә срокта (12 атнага кадәр) исәпкә баскан йөкле хатын-кызларга түләүләр, шулай ук бала туу һәм аны 17 яшькә кадәрге тәрбияләү белән бәйле акчалата түләүләр. Әгәр гаиләдә 17 яшькә кадәрге берничә бала, шул исәптән әле тумаган бала булса, пособие һәр балага билгеләнә.

Түләүләр билгеләнгәндә гаиләнең кереме, күчемле һәм күчемсез милек һәм хезмәт потенциалы исәпкә алына. Пособие күләме төбәктәге хезмәткә яраклы халыкның яшәү минимумының 50, 75 яки 100 процентын тәшкил итәргә мөмкин, ягъни бу – 7 мең, 10,5 мең һәм 14 мең сум дигән сүз.

Фото:  Рамиль Ситдиков / РИА Новости

«Больничный» өстенлекләре арта. Аларны гражданлык-хокукый характердагы килешү белән эшләүчеләр дә ала алачак

«Прайм» агентлыгына Социаль иминият фонды матбугат хезмәте биргән аңлатмалардан күренгәнчә, 1 гыйнвардан Россиядә больничный кәгазе буенча түләүләрнең максималь суммасы артачак.

8 елдан артык стажлы кешеләр өчен көнлек максималь түләү – 2 736,99 сум, ә 1 айлык (31 көн) түләү 84 846,69 сум тәшкил итә. Мондый сценарий буенча больничный өчен, күрсәтелгән максимум чикләрендә, үз уртача хезмәт хакыңның 100 процентына кадәр алырга мөмкин.

Шул ук вакытта конкрет сумманы исәпләү юлы элеккечә кала: түләү хезмәткәрнең алдагы 2 елда нинди керем алуына, шулай ук аның стажына бәйле. 5 елдан да азрак эшләүчеләр өчен уртача хезмәт хакының 60 проценты гына түләнә, 5-8 еллык тәҗрибәсе булган хезмәткәрләр өчен пособие 80 процентка җитә.

Моннан тыш, мәҗбүри социаль иминиятләштерү системасында иминиятләштерелгән затлар исемлеген үзгәртә торган законнарга төзәтмәләр үз көченә керә. Хәзер больничныйга гражданлык-хокукый характердагы килешү буенча эшләүчеләр дә исәп тота ала. Ләкин, 2023 елда түләү алу өчен, 2022 елда взнослар күчерелгән булуы шарт.

«Гражданлык-хокукый характердагы килешү буенча эшләүчеләр, әгәр 2022 елда хезмәт килешүе буенча эше булса һәм шул хисаптан Социаль иминиятләштерү фондына 4833,72 сумнан ким булмаган взнос күчерелгән булса, 2023 ел башыннан пособиеләр ала алачак», – дип аңлаттылар Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгында.

Медикларга өстәмә рәвештә 4,5 меңнән 18,5 мең сумга кадәр

акча түли башлаячаклар

Декабрьдә Президент Владимир Путин беренчел звено медицина хезмәткәрләренә өстәмә түләүләрне анонслады. Дәүләт башлыгы сүзләренә караганда, аларның күләме 4,5 меңнән алып 18,5 мең сумга кадәр тәшкил итәчәк, ул медицина хезмәткәре эшчәнлеге төренә һәм вазыйфасына бәйле булачак.

Соңрак вице-премьер Татьяна Голикова аңлатып узганча, 2023 елның гыйнварыннан беренчел звено табибларына ай саен өстәмә рәвештә 14,5 мең сум, ашыгыч ярдәм табибларына – 11,5 мең, ә үзәк район һәм район хастаханәләре табибларына ай саен 18,5 мең сум акча түли башлаячаклар.

Район һәм үзәк хастаханәләрнең урта медицина персоналы өстәмә 8 мең сум акча алачак, беренчел звенодагы урта медицина персоналының хезмәт хакы 6,5 мең сумга артачак. Ашыгыч медицина ярдәме фельдшерлары һәм шәфкать туташларына хезмәт хакын 7 мең сумга, ә кече медперсоналга 4 мең сумга күтәрәчәкләр. Шулай ук чакыруларны кабул итүче ашыгыч ярдәм фельдшерлары ай саен 4,5 мең сум күләмендә өстәмә алачак.

Гомумән алганда, хезмәт хакына өстәмәләр 379 мең табиб, 725 мең урта медицина персоналы хезмәткәре һәм 65 меңгә якын кече медицина персоналы хезмәткәренә кагылачак. Бу максатлар өчен Мәҗбүри медицина иминияте федераль фонды бюджетында 152,4 миллиард сум каралган.

Фото: Илья Питалев / РИА Новости

Россия Пенсия фонды һәм Социаль иминият фондын берләштерәләр

2023 елның 1 гыйнварыннан Социаль иминият фонды һәм Россия Пенсия фонды яңа структурага берләштереләчәк һәм Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды дип аталып йөртелә башлаячак, кыскартып әйткәндә – Россия Социаль фонды. Оешма төзү турындагы Указ 14 июльдә имзаланган иде.

Ике фондны берләштерү гражданнарга хезмәт күрсәтүнең сыйфатын арттырырга, социаль ярдәм чараларын тизрәк рәсмиләштерергә һәм күрсәтергә мөмкинлек бирәчәк. Хәзер россиялеләргә барлык федераль түләүләрне бер тәрәзә режимында алырга була. Россия Социаль фонды клиентларга хезмәт күрсәтү бердәм офисы адресларын Россия Пенсия фонды сайтында табарга мөмкин.

Үзгәрешләр Пенсия фонды һәм Социаль иминият фонды компетенциясендә булган түләүләргә, хезмәтләр һәм бурычларга тәэсир итмәячәк, пенсия һәм башка социаль түләүләр алуны дәвам итү өчен россиялеләргә өстәмә документлар һәм гаризалар бирергә кирәкми. Фондларны берләштерү социаль түләүләр срогына да тәэсир итми.

15 декабрьдә Пенсия һәм социаль иминиятләштерү фонды рәисе итеп Сергей Чирков билгеләнде, ул моңарчы 20 елдан артык Россия Пенсия фондында эшләгән.

Фото: Алексей Сухоруков / РИА Новости

Аракыга бәя арта

Россиядә яңа елдан аракы, бренди һәм коньякка минималь бәяләр үзгәрә. Мондый боерыкны Финанс министрлыгы чыгарды.

Аракының минималь ваклап сату бәясе – 261 сумнан 281 сумга кадәр, бренди – 348 сумнан 375 сумга, коньяк 480 сумнан 517 сумга кадәр артачак.

2022 елда ярты литр аракының күпләп сату минималь бәясе 222 сум булса, 1 гыйнвардан – 238 сум, бренди 284 сум урынына 304 сум, коньяк – 391 сум урынына 419 сум.

Россиядә аракыга минималь бәяләр 2009 елдан күләгәдәге җитештерүгә каршы көрәш өчен кертелгән иде.

Россиядә бердәм салым түләү барлыкка килә

1 гыйнвардан Россиядә салым түләүнең яңа ысулы эшли башлый: барлык гражданнар да салым йөкләмәләрен бердәм салым түләү юлы белән башкарырга тиеш. Тиешле үзгәрешләр 2022 елның 14 июлендә Федераль закон белән кертелә.

Хәзер физик һәм юридик затлар, шулай ук шәхси эшмәкәрләр барлык салымнарны һәм түләү йөкләмәләрен берьюлы башкара – салым түләүче билгеле бер сумманы Федераль салым хезмәтенең бердәм салым исәбенә (счетына) күчерә, оешма исә кергән акчаларны соңыннан бүлә һәм тиешенчә тарата.

Салым хезмәте акчаларны иң элек түләү срогы иртәрәк булган бурычлар өчен күчерә, аннары – агымдагы түләү срогы булган салымнарга, соңгы чиратта – пеня, процент һәм штрафларга. Россиялеләр салымнан артып киткән сумманы счетка күчерә ала, ә калган өлешне чыгарырга яки исәпкә кертергә мөмкин булачак.

Төзәтмәләр салым йөкләмәләрен үтәү вакытына да кагыла, барлык төр салымнар өчен алар бердәм булачак: 25енә кадәр хисап бирелә һәм 28енә кадәр салым түләнә. Яңа сроклар 2023 елда исәпләнгән салымнарга кагыла, ә 2022 елга исәпләнгән салымнар һәм взнослар түләүнең сроклары үзгәрми.

Хезмәт кенәгәләре форматын үзгәртә

2023 елның 1 гыйнварыннан Россиядә яңа үрнәктәге хезмәт кенәгәләре барлыкка киләчәк. Хөкүмәт тарафыннан расланган бланк формасы, шулай ук документны тутыру һәм саклау турында күрсәтмәләрне Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы камилләштерде. Аерым алганда, ведомство эш бирүче тарафыннан хезмәт кенәгәсен тутыру һәм исәптә тотуны регламентлаучы кайбер искергән нигезләмәләрне гамәлдән чыгарды.

Шул ук вакытта иске үрнәктәге хезмәт кенәгәләреннән чикләүләрсез файдаланырга була. Бу, шулай ук, эш бирүчеләрдә сакланучы иске үрнәктәге бланк һәм өстәмә битләргә дә кагыла.

Фото: Александр Кряжев / РИА Новости

Штрафларны түләү срогы арттырылачак

2023 елның 1 гыйнварыннан штрафларны түләү вакытын арттырган закон гамәлгә керә. Моңарчы булган 10 көн урынына хәзер 20 көн вакыт бирелә. Шул ук вакытта, штраф беренче 10 көн эчендә түләнсә, аның суммасының 50 проценты күләмендәге ташлама гамәлдә кала.

Пошлина өчен онлайн түләүләргә 30 процент ташлама гамәлдән чыгарыла

1 гыйнвардан физик затларга «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша пошлина түләүдәге 30 процентлы ташлама гамәлдән чыга. Акцияне озайту планлаштырылмый, чөнки ул бюджет проектында каралмаган һәм вакытлыча иде, дип билгеләп үттеләр Финанс министрлыгында.

«Дәүләт хезмәтләре» аша чит ил паспорты алу кыйммәтләнәчәк

2022 ел ахырына кадәр россиялеләр чит ил паспортын «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша 1,5 мең сумлык ташлама белән рәсмиләштерә ала иде. 2023 елның 1 гыйнварыннан вакытлы акция гамәлдән чыга һәм гражданнарга сумманы тулаем – 5000 сум күләмендә түләргә туры киләчәк.

Моннан тыш, дәүләт пошлинасын түләү буенча яңа шартлар кертелә. Югалган яки яраксызга чыккан документ урынына яңа документ рәсмиләштерү бушлай булачак. Шулай ук, гадәттән тыш хәлләрдә зыян күргән гражданнар да түләүдән азат ителә.

Фото: Александр Кряжев / РИА Новости

Төркиядә ял итү дә кыйммәтрәк булачак

Төркиядә 2023 елның 1 гыйнварыннан илдә ял итүче туристлар өчен яңа яшәү салымы кертелүен белдерделәр. Җирле NTV телеканалы хәбәр иткәнчә, ставка 2 процент тәшкил итәчәк.

Яңа салым кунакханә, курорт бистәләре, бутик-отельләргә, мотель, пансионат, авылларга, биек тау битендәге йорт һәм кемпингларга урнашачак туристларга кагыла. Моннан тыш, ял вакытында, төн куну бүлмәләреннән кала, җәмәгать кунак йорты, ял базалары һәм лагерьларда яшәячәк туристлардан салым алыначак.

Тулай торакларда, хостел һәм лагерьларда яшәүче студентлар, шулай ук чит дәүләтләрнең дипломатик персоналы салымнан азат ителә.

РИА Новости билгеләп үткәнчә, төрле сайт һәм агрегат-кушымталар аша төрек кунакханәләренә номерлар броньлаганда яңа туристлык салымы инде бәягә кертелгән.

Рәсми газетада яңа закон турында хәбәр бастырылганчыга кадәр номер броньланганда салым салынмаячак, дип төгәллек кертелә.

Фото: © unsplash

Россиялеләргә Хорватиягә бару өчен шенген визасы кирәк булачак

2023 елның 1 гыйнварыннан Хорватия Шенген зонасының бер өлешенә әверелә һәм туристлар өчен тиешле визалар кертә. 2022 елның 31 декабренә кадәр бирелгән барлык кыска вакытлы милли визалар (С тибындагы виза) автомат рәвештә шенген визасына тиңләшмәячәк.

Куллану вакыты чыкмаган Хорватия визалары булган россиялеләр аның белән элеккечә үк республикага керә ала, әмма мондый документ белән Шенген зонасының башка дәүләтләренә чыга алмый.

Шулай ук 2023 елның 1 гыйнварыннан Болгария, Кипр һәм Румыниягә виза һәм яшәү төре (вид на жительство) булган кешеләр гамәлдәге шенген визасы (С тибындагы виза) яки Хорватия милли визасы (D тибындагы виза) булмаса, Хорватия территориясенә керә алмаячак, дип билгеләп үтелә.

Россиядә тимер юл билетлары 8,1 процентка арта

2023 елның 1 гыйнварыннан «Федераль пассажир компаниясе» («Россия тимер юллары» холдингына керә) ерак араларга йөрүче поездларның купе, СВ һәм люкс класслы вагоннарда йөрү бәясен 8,1 процентка арттыра. Бәяләр арту 2023 елда китүче поезд билетларына кагыла, аларга сату 2022 елның 5 декабреннән ачылган.

Шул ук вакытта купе, СВ һәм люкс категорияле вагоннарның 95 процентына динамик бәя бирү системасы кулланыла, ягъни билет бәяләре сезонга, атна көне, билетка ихтыяҗ һәм сатылган урыннар санына карап формалаша.

Плацкарт, гомуми һәм утырып йөри торган вагоннарга билет бәясе һәр елны Монополиягә каршы федераль хезмәт тарафыннан билгеләнә һәм елның календарь фасылына карап үзгәрә.

Фото:  Эмин Джафаров / Коммерсантъ

Автомобильләрне техник карау кыйммәтләнә

2023 ел башыннан Россиядә автомобильләрне техник карау процедурасы кыйммәтләнә. Һәр төбәк өчен җирле хакимият билгели торган иң зур тарифларны исәпләү буенча Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыгы көзен гамәлгә керде. 45 субъект буенча публикацияләнгән документларга «Коммерсант» ясаган анализ күрсәткәнчә, массакүләм уртача категория – җиңел автотранспорт өчен бәяләр арту 57 процент тәшкил итәчәк. Шул ук вакытта төбәкләрнең күбесе тарифны Монополиягә каршы федераль хезмәт боерыгы белән рөхсәт ителгән минималь дәрәҗәгә – 913 сумга күтәргән.

Техник карауга тарифлар аеруча Орлов өлкәсендә (3 тапкыр), Омск өлкәсендә (2,4 тапкыр) һәм Оренбург өлкәсендә (1,9 тапкыр), Хакасиядә (2 тапкыр) артачак. Иң кыйммәтле тариф Санкт-Петербургта билгеләнде – 1544 сум. Мәскәү хакимияте минималь тарифны сайлаган – 913 сум (720 сумлык иске бәя 2012 елдан бирле үзгәрмәгән).

2021 елның декабреннән техник карау йөк машиналары, автобуслар һәм такси өчен генә мәҗбүри регуляр процедура булып калды. Җиңел автомобиль хуҗалары 4 елдан күбрәк кулланышта булган машиналарын ЮХИДИгә яңадан теркәгәндә яки конструкциясенә үзгәрешләр керткән очракта, элек үтелгән техник карауны расларга тиеш.

Автомобиль хуҗаларына яңа пошлина салына

2023 ел башыннан машина йөртүчеләр өчен яңа пошлиналар билгеләүче, шулай ук гамәлдәгеләренең күләмен арттыручы төзәтмәләр үз көченә керә.

Аерым алганда, 1 гыйнвардан автомобиль йөртүчеләргә тәгәрмәчле транспорт чарасы конструкциясен үзгәртүгә рөхсәт алу өчен 1000 сум түләргә туры киләчәк. Машинаны куркыныч йөк ташуга кертү 1500 сум торачак, ә аны озайту 1000 сумга төшәчәк.

Моннан тыш, үзгәртелгән конструкцияле транспорт чарасының куркынычсызлыгы турындагы белешмә өчен пошлина бәясе арта. 2023 елда ул элеккеге 800 урынына 1000 сум торачак.

Фото:  Алексей Куденко / Коммерсантъ

Торак милекчеләре теркәлгән гражданнар турындагы мәгълүматтан аларның ризалыгыннан башка файдалана алачак

1 гыйнвардан торак милекчеләре үзләрендә теркәлгән гражданнар турында, аларның ризалыгыннан башка да, бушлай мәгълүмат алу мөмкинлегенә ия була. Бу – Президент указыннан килә.

Элегрәк мондый мәгълүматны бары тик яшәүчеләр ризалыгы белән һәм сүз чит ил гражданнары яки гражданлыгы булмаган затлар турында түгел, ә Россия гражданнары турында барган очракта гына таләп итәргә мөмкин иде.

Хәзер исә милекчеләр яшәүченең фамилиясен, исемен, туган көнен һәм туган урынын, шулай ук яшәү урыны яки тору урыны буенча теркәлү датасын белә алачак. Чит ил кешеләре очрагында гражданлык, яшәү урыны буенча теркәлү вакыты һәм срогы, тору урыны буенча исәпкә кую турында мәгълүмат бирелә.

Әлеге мәгълүматлар квартплата исәпләгәндә яшәүчеләр составын раслау өчен, шулай ук, фатирны сатканда, арендага биргәндә яки күчемсез милекне мирас итеп алганда кирәк булырга мөмкин, дип аңлаткан экспертлар закон проекты буенча фикер алышканда.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100