news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсия стажын исәпләгәндә үзмәшгульлек исәпкә алынамы?

news_top
Пенсия стажын исәпләгәндә үзмәшгульлек исәпкә алынамы?
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан халкы, иминият пенсиясе алу өчен, хезмәт эшчәнлеге дәверендә кимендә 30 пенсия баллы һәм 15 ел хезмәт стажы тупларга тиеш. Юкса, алар бары тик социаль пенсиягә генә өметләнә ала. Кайбер кешеләр үзмәшгуль буларак эшли. Бу чорның иминият стажында исәпкә алынуы-алынмавы турында «Татар-информ» яза.

Үзмәшгуль буларак эшләүче татарстанлылар мәҗбүри пенсия иминиятенә взнослар күчерергә тиеш түгел. Шуңа күрә, бу статустагы эшчәнлек вакыты автоматик рәвештә иминият стажына керми һәм булачак пенсия күләменә йогынты ясамый.

Шул ук вакытта, үзмәшгульләр пенсия тупланмалары булдыруны мөстәкыйль рәвештә кайгырта ала. Моның өчен иминият взносларын ирекле рәвештә түләү мөмкинлеге каралган, алар ярдәмендә тиешле чор пенсияне исәпләгәндә игътибарга алыначак.

Ирекле пенсия иминиятенә Россия Социаль фонды программасында катнашуны рәсмиләштереп, «Минем салым» кушымтасы аша катнашырга мөмкин. Бу очракта кешегә пенсия баллары исәпләнәчәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар