Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия стажыгыз югалмаганмы – ничек ачыкларга?

news_top_970_100
Пенсия стажыгыз югалмаганмы – ничек ачыкларга?
Фото: © "Татар-информ"

Югалган пенсия стажын табу өчен, Социаль фондка яки Күп функцияле үзәккә мөрәҗәгать итәргә кирәк. Бу турыда РИА Новости юрист Иван Соловьевка сылтама белән яза.

Пенсия түләүләре күләмен шәхси хисап счетыннан (ИЛС) карап була. Әлеге хисапта иминият стажы, хезмәт хакы, эш бирүче түләгән иминият кертемнәре, пенсия коэффициентлары бар.

Шушы счеттан өземтә алып, хезмәт эшчәнлегенең төгәл булмаган вакытларын ачыкласагыз, Социаль фонд, Дәүләт хезмәтләре яки Күп функцияле үзәк аша хезмәт стажын раслый торган документлар җибәрә аласыз.

Шул ук вакытта пенсияне кабат исәпләү турында гариза язарга кирәк.

Бер структура да техник хаталардан гарантияләнмәгән, шуңа күрә үзеңнең пенсия счетыңнан өземтәне даими рәвештә алып торырга кирәк, ди юрист.

«Озак вакыт эшләгән, шул исәптән пенсиягә чыгу хокукы алганнан соң да, һәм шул сәбәпле стажы зур, нәтиҗәдә хезмәт хакы уртачадан зуррак булган кешеләр зур пенсиягә өмет итә ала», – ди ул.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100