Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия өчен җитеп бетмәгән стажны сатып алырга мөмкин (8 балл «нибары» 340 мең сум тора)

news_top_970_100
Пенсия өчен җитеп бетмәгән стажны сатып алырга мөмкин (8 балл «нибары» 340 мең сум тора)
"Татар-информ" архивы

Россия халкы, пенсия алырга 1-2 ел стаж җитмәгәндә, пенсия балларын тулыландыра ала. Бу хакта Дәүләт Думасының Хезмәт, социаль сәясәт һәм ветераннар эше буенча дәүләт комитеты әгъзасы Светлана Бессараб «Газеты.Ru» басмасына биргән интервьюсында сөйләде, дип яза «Московский комсомолец» сайты.

Депутат сүзләренчә, 1-2 ел стаж җитмәгәндә, пенсия балларын сатып алырга мөмкин, әмма бу – яртысыннан да күбрәк булырга тиеш түгел. Пенсия балларының бәясе ел саен үзгәрә. 2023 елда иң күбе 8,12 пенсия баллын сатып алырга мөмкин, аның бәясе – 340 мең сум.

  • Пенсия баллы – пенсия алу хокукы бирә торган баллар, ул эшләгән кеше өчен түләнгән страховой взнослардан чыгып исәпләнә. Бер елга пенсия баллы күләме 10нан арта алмый. 10 пенсия баллы булсын өчен, аена 185мең сумнан күбрәк хезмәт хакы алып эшләргә кирәк. Күпме пенсия баллы алганыгызны белер өчен, пенсия фонды сайтында карарга була.

Светлана Бессараб әйткәнчә, бер тапкыр түләү өчен бу – шактый зур сумма. Мәрхәмәтле депутат буларак, ул бу кадәр зур сумманы каян алып булырга мөмкин икәнлеген дә аңлатып әйткән: «Кирәк булган очракта, балларны сатып алырга туганнар булыша ала. Моның өчен бары тик тиешле гариза гына язарга кирәк», – дигән ул.

2024 елдан башлап пенсия алу өчен, 28,2 балл һәм 15 ел стаж кирәк, ә 2026 елдан башлап, бу күрсәткечләр 30 балл һәм 15 ел стаж була. Иминият пенсиясенә хокук булмаган очракта, гражданин социаль пенсиягә өметләнә ала. Моңа хокук картлык буенча пенсия билгеләнеп 5 ел узганнан соң бирелә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100