Пенсия ике тапкырга артачакмы?
200 пенсия баллы туплап, пенсионер аена 52 меңгә кадәр акча алырга мөмкин.
Россиядә пенсиягә 10 елга соңрак чыкканда пенсия күләме ике тапкырга артырга мөмкин. Бу хакта ТАСС агентлыгына сылтама белән regnum басмасы яза.
Пенсия фондында аңлатуларынча, пенсия премиаль коэффициентлар исәбенә арта ала. Әгәр кешенең эш стажы 30 ел икән, пенсия баллары 120 була. 2019 елда бер пенсия балы 87,24 сум тора.
Әгәр гражданин пенсия билгеләү өчен шундук мөрәҗәгать итә икән, айлык пенсия 15 803 сум була. Әгәр дә 10 елдан соң мөрәҗәгать итсә, премиаль коэффициентлар 2,32, ә иминият пенсиясе күләме 35 мең 542 сум булачак (2,25 тапкырга артык). 200 пенсия баллы туплап, пенсионер аена 52 меңгә кадәр акча алырга мөмкин.