Озак еллар эшләп, ниһаять, Гөлчәчәк пенсия яшенә җитте. Беренче пенсиясен кулына алу белән үк кәефе кителде. Шулай булмыйча, гомере буе эшлә дә, чеметеп кенә акча бирсеннәр әле.
– Әй Алла, нәрсә инде бу? – дип борчылды Гөлчәчәк.
– Карчык, кайгырма, гомер итәргә икебезнең пенсиябез җитәр. Ничек тә яшәрбез, – дип тынычландырмак булды ире.
Анысы шулай, дөрес. Ләкин барыбер тынычлыгы югалды Гөлчәчәкнең. Көне-төне башыннан чыкмый. Кибеткә керсә дә, уенда – шул.
– Менә, пенсиям күбрәк булса, тагын бу әйберне, әнә тегесен дә алырга булыр иде, – дип куйгалаганнары күп булды.
Күршеләре белән дә гел шул турыда сөйләшә. Инде барысын да аптыратып бетергәч, аны күрү белән, барысы да өйләренә кача башладылар.
Соңгы вакытта:
– Хәзер телефон жуликлары күбәеп китте. Билгесез номерлардан шалтыраталар, җавап бирә башласаң, телефон аркылы акчаны урлыйлар икән, – дип әйткән иде бер күршесе.
– Минем урларлык нәрсәм юк шул. Күп акчалылар курыксын, – дип җавап биргән иде ул аңа.
Әмма барыбер күңеленә шик керде. Кайчагында Гөлчәчәккә дә шалтыраткалыйлар бит.
– Моннан соң шалтыратучылар булса, берсенә дә җавап бирмим, – дип, кискен карар куйды ул үзенә.
Вакыт үтә торгач, Гөлчәчәк тынычланды. Ләкин көтмәгәндә генә аның телефонына шалтыратулар ешая башлады. Көне-төне борчыйлар. Номерлары билгесез. Җавап биреп карый, трубканың икенче ягында дәшмиләр. Йә: «Әлү, сез мине ишетәсезме?» – дип сорап куялар.
«Бу караклар миңа да килеп җиткән инде. Барлы-юклы акчаны карт кешедән урламакчы булалар», – дип ачуы чыкты Гөлчәчәкнең.
Инде көннәрнең берендә тагын шалтыраталар моңа. Ул, түземлеге бетеп:
– Нәрсә, минем акчаны урламакчы буласызмы? Барлы-юклы пенсиям кирәк булдымы сезгә? Нинди акча булсын миндә? Гомерем буе эшләп күпме генә пенсия алам!
Җавап тавышы тынып торды һәм:
– Апа, гафу ит, – дигән ир кеше тавышы ишетелде. – Синең номерны моннан соң блокировкага куябыз. Без бит мохтаҗ кешеләрне таламыйбыз. Шалтыратучылар булмас. Акчаңа тимәсләр. Алай да, әйт, бәлки, сиңа ярдәм кирәктер?
Каушабрак калган Гөлчәчәк бераздан батыраеп:
– Шалтыратуларыгыз туктаса, шул зур ярдәм булыр... – дигән булды. – Менә бит, акчаң күп булмаса, тынычрак яшисең икән. Урлыйлар дип кайгырып утырасы юк. Моннан соң зарланып та йөрмәм. Булганына шөкер!