Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия фондында исәптә торучы пенсионерлар 1 миллионга кимегән

2021 елда пенсионерлар саны кимү пенсияләр түләү өчен бюджет системасы чыгымнарын 110-220 млрд сумга киметергә мөмкинлек биргән.

news_top_970_100
Пенсия фондында исәптә торучы пенсионерлар 1 миллионга кимегән
Рамил Гали фотосы

Россия Пенсия фондында хисапта торучы пенсионерлар саны 2021 елда 970 меңгә кимегән. Пандемия башланганнан бирле бу күрсәткеч фаразларга караганда тизрәк кимегән. Бу исә бюджет экономиясенә китергән, ләкин бу да халыкның аз якланган катламына ярдәм чыгымнары белән капланган, дип яза РБК сайты.

2021 елның 1 гыйнвары белән чагыштырганда, 2022 елның 1 гыйнварына Россия пенсия фондында исәптә торган кешеләр 970 меңгә (2,3%) кимеп, 42 млн ны тәшкил иткән. Бу 1990нчы еллар башыннан башлап иң максималь кимү булган.

Монда сүз Пенсия фондында исәптә торган кешеләр турында бара. Бу күрсәткеч Оборона, Эчке эшләр министрлыгы, Тикшерү комитеты системасыннан пенсия алучыларны (якынча 2,7 млн кеше) үз эченә алмый.

Россиядә «гражданский» пенсионерлар саны 2019 елдан бирле — пенсия яшен этаплап арттыру башланганнан соң кими. Росстат мәгълүматларына караганда, пенсия реформасының беренче елында 319 мең кешегә кимегән һәм бу динамика хакимият көткән өметләрне тулысынча аклаган. 2020 елдан башлап Россия пенсионерлары саны ковид пандемиясенә бәйле беренчел фаразларга караганда тизрәк кими башлаган. Пандемиягә кадәр Пенсия фонды 2020 елда пенсионерлар саны 317 меңгә кимер дип көткән, ә чынлыкта бу сан 569 мең булган. Бу аерма коронавирус нәтиҗәсе дә булып тора, диде Югары икътисад мәктәбенең пенсия системасы үсеше лабораториясе мөдире Евгений Якушев.

2020 елда Россиядә үлем очраклары 18 процентка, ягъни 323,8 мең кешегә арткан. Росстат мәгълүматларына караганда, бу очракларның төп өлеше (274 мең кеше) эшкә яраклы яшьтән өлкәнрәкләргә туры килгән. 2020 ел белән чагыштырганда, 2021 елда үлемнәр 15,1 процентка, ягъни 321 мең кешегә арткан.

Пенсия реформасының өч елы дәвамында Россиядә «гражданский» пенсионерлар саны 1,8 млн кешегә кимегән. Моның төп өлеше - картлык буенча иминият пенсиясен алучылар. 2019 елдан башлап алар 2 млн кешегә, ә узган елда 1,1 млн кешегә кимегән. Әмма башка категориядәге пенсионерлар кимемәгәч, 2021 елда Пенсия фондында исәптә торучыларның кимүе ул кадәр сизелерлек булмаган.

Хисап палатасы хәбәр иткәнчә, Пенсия фондының пандемиягә кадәрге бюджеты йомгагында 2020 елда пенсионерларның уртача еллык саны 43,67 млн (2019 елгы уртача еллык күрсәткечләр белән чагыштырганда минус 141 мең кеше), 2021 елда — 43,05 млн (минус 624 кеше) булырга тиеш булган.

2021 елда пенсионерлар саны кимү пенсияләр түләү өчен бюджет системасы чыгымнарын 110-220 млрд сумга киметергә мөмкинлек биргән.

220 млрд сум — пенсия чыгымнары һәм 2020 ел уртасына кадәр пенсионерлар саны үзгәрешсез калган очракка фаразланган чыгымнар арасындагы аерма. Әгәр инде 2021 елны пандемиягә бәйләмичә карасак, исәп-хисап өчен пенсионерлар саны 2021 елның 1 гыйнварындагы күләмдә һәм экономия 110 млрд сум тәшкил итә. 

Пенсия алучылар саны кимү, чыннан да, бюджетка «экономия» ясады, - диде ЦСР «икътисад һәм социаль үсеш» юнәлеше аналитигы Елена Хейфец. Тик ул хөкүмәтнең халыкның аз якланган катламнары (аерым алганда, пенсионерлар) өчен пандемия нәтиҗәләрен киметергә тиешле чараларга тотылган өстәмә чыгымнар белән капланган. Алар арасында — бер тапкыр бирелгән түләүләр һәм пенсияләрне индексацияләү, диде Хейфец.

Пенсионерларга 10 мең сум күләмендә бер тапкыр акча бирү тәкъдимен Россия Президенты Владимир Путин 2021 елның августында әйткән иде. Өлкән буын кешеләре инфляция тәэсирен ныграк сизә дип аңлатты ул әлеге тәкъдимне. Шулай ук инфляция пенсияләрнең еллык индексациясен дә «йотып» бара, дигән иде Путин. 2022 елда пенсия индексациясе 8,6% булды, санкцияләр аркасында ул артырга мөмкин. Хөкүмәт түләүләрне индексацияләү турында парламент катнашыннан башка карар кабул итү хокукын алды.  

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100