Пенсия фонды биргән СНИЛС югалса нишләргә?
Пенсия иминияте "яшел карточка"сыннан башка рәсми рәвештә эшкә урнашып булмый.
Югалган шәхси иминият счеты номерын (СНИЛС) Россия пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә алып була. Бу хакта Казанның Совет районы Россия пенсия фонды идарәсенең матбугат хезмәтенә сылтама белән "Татар-информ" агентлыгы хәбәр итә.
Пенсия иминияте "яшел карточка"сыннан башка рәсми рәвештә эшкә урнашып булмый, шулай ук Интернет аша дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр алу мөмкинлеге дә юк.
СНИЛС дубликатын Россия пенсия фонды рәсми сайтында „Гражданинның шәхси кабинеты“ аша заказ биреп яисә PDF форматында принтерга чыгарып алырга була.
СНИЛСны гражданин теркәлгән урында гына түгел, Россия пенсия фондының теләсә кайсы территориаль бүлегендә яисә Күпфункцияле үзәктә алу мөмкинлеге бар.
"Моның өчен паспорт белән килеп гариза язарга кирәк", — дип аңлаттылар ведомствода.
СНИЛС әзер булгач, аны гариза биргән урыннан аласы була.