Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия өчен хезмәт хакын һәм эш стажын расларга кая мөрәҗәгать итәргә?

Быелдан башлап пенсия хокукларын раслау турында документлар өчен архивка мөрәҗәгать итәргә кирәкми.

news_top_970_100
Пенсия өчен хезмәт хакын һәм эш стажын расларга кая мөрәҗәгать итәргә?

2019 елның гыйнварыннан башлап, Татарстан кешеләре эш стажын һәм хезмәте хакын яшәгән урын буенча Россия Пенсия фонды бүлегенә мөрәҗәгать итеп раслаый ала. Бу турыда Татарстанның Дәүләт архивы матбугат хезмәте хәбәр итте.

Дәүләт архивы һәм Россия Пенсия фондының республикадагы бүлеге белән үзара хезмәттәшлекне электрон рәвештә көйләү шундый мөмкинлек бирде. Хәзер пенсия хокукларын раслау турында документларны сорап архивка мөрәҗәгать итү таләп ителми.

Эчке эшләр министрлыгы һәм Россия Сәламәтлек саклау министрлыгы да 2019 елда шундый үзара хезмәттәшлек оештыруны планлаштыра. Шулай итеп, автомобиль белән идарә итүгә медицина чикләүләре булган машина йөртүчеләр турында электрон белешмә алмашу булачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100