Пенсия баллары: ничек исәплиләр, һәм Татарстан халкы бер елда ничә балл алырга мөмкин
Татарстанда яшәүчеләргә, иминият пенсиясе алу өчен, хезмәт эшчәнлеге чорында пенсия балларының минималь күләмен җыю мәҗбүри. Алар кимендә 30 булырга тиеш. Пенсия балларының ничек исәпләнүе һәм күпме булырга тиешлеге турында «Татар-информ» яза.
Индивидуаль пенсия баллары һәр эшләп бетерелгән ел өчен исәпләнә. Аларның саны турыдан-туры керем дәрәҗәсенә бәйле: рәсми хезмәт хакы никадәр югары булса, пенсия хисабына да баллар шулкадәр күбрәк күчерелә. Шул ук вакытта 1 календарь елы өчен 10нан артык коэффициент алып булмый. 2025 елда 1 пенсия баллының бәясе 145,69 сум тәшкил итә, ә 2026 елда ул 156,76 сумга тигез булачак.
Пенсия коэффициентлары эш өчен генә каралмаган. Алар яшь ярымга кадәр балаларны карау чорлары өчен дә исәпләнә: беренче бала өчен – 1,8 балл; икенче бала өчен – 3,6 балл; өченче һәм аннан соңгы балалар өчен – 5,4 балл.
Шулай ук, елына 1,8 пенсия баллы хәрби хезмәт үтү вакыты өчен исәпләнә. Махсус хәрби операциядә катнашучылар өчен бу күрсәткеч елына 3,6 баллга кадәр арта. Шундый ук күләмдә коэффициентлар I төркем инвалидны, инвалидлыгы булган баланы яки 80 яшьтән өлкәнрәк кешене караган өчен исәпләнә.
Өстәмә баллар хәрби хезмәткәр ире белән эшкә урнашу мөмкинлеге булмаган җирлеккә күченергә мәҗбүр булган очракларда, шулай ук Россия Федерациясенең дипломатик вәкиллекләрендә һәм консуллык учреждениеләрендә хезмәт итүче ире яисә хатыны белән чит илдә яшәгәндә бирелә.