Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия арта, махсус операциядә һәлак булучыларны ачыклау тизләнә: 1 майдан нәрсә үзгәрә?

news_top_970_100

1 майдан законнарга үзгәрешләр керә. Нәрсәләр үзгәрә?

8 майдан төрмәдә утыручыларның барысына да геном теркәлү ясала. Гадирәк әйткәндә, ДНК анализы ясала. Бу – судтан соң җәза срогы үтәүчеләргә генә түгел, шикләнеп кулга алынганнарга, административ кулга алынганнарга да кагыла. Элек ДНК анализ аеруча куркыныч җинаятьтә гаепләнүчеләрдән һәм көчләгән өчен утырганнардан гына алына иде.

15 майдан Украинада һәлак булучыларга белешмә бирү һәм хәбәрсез югалганнарны тану тизләнә.

6 ай хәбәре булмаган кеше хәбәрсез югалган санала, бу – статус алганнан соң 3 айдан туганнары «үлгән» дип тану турында белешмә алырга гариза бирә ала.

Үлем янаган шартларда хәбәрсез югалган кеше турында 6 ай хәбәр булмаса, ул «үлгән» дип таныла.

Медицина белешмәсе алу мөмкинлеге булмаганда, башка вәкаләтле затлар да үлем турында белешмә бирә ала.

Бу кануннар хәбәрсез югалганнарның туганнарына акча алырга, мирас бүлергә мөмкинлек бирә.

1 майдан кәгазь акча белән пенсияне почта гына тарата ала башлый.

Дәүләткә хыянәт өчен гомерлеккә иректән мәхрүм итә башлыйлар. Элек максималь срок 20 ел иде.

17 майдан банклар үлгән кешеләрнең счетлары турында мәгълүматны салым инспекциясенә тапшыра башлый. Үлгән кешенең счетыннан акча алу тыелачак.

29 майдан җитештерү урыны дөрес итеп күрсәтелмәгән товар билгеләре чыгару тыела. Реклама максатыннан товар билгесендә чит төбәкне күрсәтүчеләрне штрафка тартачаклар. Мәсәлән, хәзер Мәскәү өлкәсендәге предприятие, реклама максатында, «Алтай балы» дигән бренд белән бал сата.

1 майдан коммуналь хезмәт өчен түләгәндә банклар ала торган комиссия кими. Хәзер ул 0,4% иде, 0,2% булачак.

1 майдан урамда чыгыш ясаучы артистлар чыгышларын мәдәният өлкәсендәге чиновниклар белән килештерергә тиеш. Әлегә Санкт-Петербургта гына. Чиновниклар рөхсәт бирмәскә дә мөмкин.

28 апрельдән үз теләге белән хәрби хезмәткә баручылар бармак эзләрен мәҗбүри тапшыра.

Миротворец максатында доброволецларны гына түгел, срочникларны да җибәрә ала башлыйлар.

Сирәк чирләр белән авырган, көчле авыруга дучар балалар өчен махсус информацион ресурс ачыла. Анда калдык дарулар, реабилитация чаралары һәм аларны бүлеп бирү турында язачаклар. Сирәк авыруга дучар балаларга дарулар кайчан кайтасын сайттан белеп булачак.

1 майдан гражданнар авиациясе экипажлары һәм күмер табучылар – шахтерлар өчен пенсия арта. Очучылар һәм экипаж, кирәкле стаж булганда (ирләр 25 ел, хатын-кызлар – 20 ел) өстәмә ала. Чирләп, эштән алдарак киткәннәргә түләү юк.

1 майдан ипотека арта. Риск өчен түләүләр арта һәм инде фатиры булучыларга да түләүләр артачак. Бу инде төзелгән килешүләргә кагылмый. Түләү сәләте түбән булганнарга ипотеканы я бирмиләр, я югарырак процент белән бирәчәкләр.

Майдан газ счетчиклары өчен яңа стандарт кертелә. Ул счетчикларны тикшерү тәртибен раслый. ГОСТ программалаштырылган яңа төр счетчикларга кагылмый. Ә менә иске типтагы счетчик хуҗаларына «селкенергә» туры киләчәк. Бу закон счетчикларга бәйле махинацияләрне юкка чыгару максатыннан кабул ителгән. Яңа закон кабул ителгәч, әйтик, магнит кулланып счетчик әйләнүен акрынайта очрагын исбатлау һәм хуҗаны җаваплылыкка тарту җиңеләя. Поверка вакытында мастер магнит кулланганылганмы-юкмы икәнен тикшерәчәк. Кулланылган булса, акт төзелә, газ компаниясе дәгъва белдерәчәк.

1 майдан мәктәпләрдә ашатуның яңа шартлары кабул ителә. Мәктәп һәм ашаучы оешмага сыйфат таләпләре кертелә. Ашаучы оешма кайнар ризык белән тәэмин итүдән баш тарта алмый, мәктәп белән менюны килештерергә тиеш, балаларның яше дә исәпкә алына. Һәр ризык бер тәүлек сакланырга һәм тикшерүчеләр сораса, күрсәтелергә тиеш. Балаларның кайсы төбәктә яшәве, нинди милләттән булуы да исәпкә алына.

Эшмәкәр, декреттагы һәм бала белән өйдә утырган хатын-кызлар өчен «Мама-предприниматель» программасы башлана. 1 октябрьгә кадәр хатын-кызлар «Мой бизнес» үзәгенә мөрәҗәгать итеп, махсус тренинглар уза, үз проектларын тәкъдим итә алачак. Җиңүчеләр грант алып, эшләрен башлый алачак.

18 майдан салым инспекциясе сере булып саналган исемлек арта. Кешенең үлеме сәбәпле исәптән төшүе сер булып санала башлый.

15 майдан 1 февральгә кадәр алкогольсез эчемлекләргә маркировка кертү эксперименты узачак.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100