Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия арта, машина бәяләре арта – 1 августтан нинди законнарда үзгәрешләр була?

news_top_970_100
Пенсия арта, машина бәяләре арта – 1 августтан нинди законнарда үзгәрешләр була?
"Татар-информ" архивы

1 августтан Россиядә цифрлы рубль кертелә, пенсияләр арта. Бу һәм башка үзгәрешләр турында «Известия» яза.

Басма белешмәсе буенча, җәйнең соңгы аенда илдә цифрлы рубль турында закон эшли башлый. Валютаның бу төрен түләүләр һәм күчерүләр өчен уйлап тапканнар, шуңа күрә кэшбек һәм процентлар булмый.

«Киң әйләнешкә ул шунда ук чыкмый – башта илкүләм валютаның өченче формасын банклар һәм компанияләр тестлый», – диелә хәбәрдә.

Шулай ук август башыннан иномаркаларга бәяләр арта. Моның сәбәбе – җиңел машиналарга, коммерцияле һәм йөк машиналарына, автобусларга утильләштерү җыемы арту белән бәйле. Үзгәрешләр яңа һәм тотылган машиналарны чит илдән кайтаручы юридик затларга кагыла.

«Двигатель күләме 3 литрга кадәр булган машиналарны шәхси куллану өчен алып кайтучы физик затларга әлеге үзгәрешләр кагылмый», – диелә хәбәрдә.

Пенсияләр дә арта. 1 августта эшли торган пенсионерларның түләүләрен кабат саныйлар. Узган айда 80 яшен тутырган һәм эштән киткән кешеләргә пенсия арта, дип яза РЕН ТВ.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100