Пенсия алу өчен гаризаны ничек бирергә?
Дәүләт хезмәтләре порталында хисап язуы булган очракта, гражданнар Россия Пенсия фондына килеп тормыйча да гариза тапшыра ала.
Булачак пенсионерлар картлык буенча иминият пенсиясе алу өчен кирәкле процедураларны сизелерлек гадиләштерә алачак. "Татар-информ" агентлыгына Россия Пенсия фондының Казанның Совет районындагы идарәсе матбугат хезмәтендә шул хакта хәбәр иттеләр.
Пенсия алды яшендәге барлык гражданнар да, картлык буенча иминият пенсиясе билгеләгәндә кирәкле документларның электрон үрнәкләрен үз вакытында тикшерүгә җибәрсен өчен, үзләренең эш бирүчеләренә мөрәҗәгать итә ала. Бөтен процедура яшәү урыны буенча Россия Пенсия фондының территориаль органына килеп тормыйча гына башкарыла.
«Әлеге схема документларны эш бирүченең теркәлү урыны буенча түгел, ә
Барлык хезмәтләр һәм сервислар электрон рәвештә Пенсия фонды рәсми сайтының бердәм порталына берләштерелгән.