Пенсия алды яшендәгеләр күбәю сәбәпле, эшсезләр саны артырга мөмкин
Пенсия алды яшендәгеләр күбәю сәбәпле, эшсезләр саны артырга мөмкин
Россия хезмәт министрлыгы 2020 елга эшсезләр саны 1,6 тапкырга артырга мөмкин дип фаразлый. Сәбәбе - пенсия алды яшендәгеләрнең артуы.
Эшсезлек буенча пособиеләр түләү өчен елына 2,6 миллиард сум кирәк булыр дип көтелә. Гомумән алганда, бу чыгымнар өчен 54,4 миллиард сум тотарга кирәк булачак.
Эшсезлек буенча пособиеләр күләме шул ук калачак: минималь күләме 1,5 мең, максималь күләме 8 мең сум. Пенсия алды яшендәгеләр өчен эшсезлек буенча пособие 11 280 сум тәшкил итәчәк.