news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсия алды яшендәге кешеләргә кайчан һәм нинди льгота бирәләр?

Пенсия алды яшендәге кешеләргә кайчан һәм нинди льгота бирәләр?

news_top
Пенсия алды яшендәге кешеләргә кайчан һәм нинди льгота бирәләр?
Пенсия алды яшендәге кешеләргә өч төрле льгота каралган: пенсия алды яше чикләре үзгәрү белән бәйле яңа федераль ташлама, федераль салым ташламасы һәм төбәк ташламалары. Бу турыда Россия Пенсия фонды белгечләренә сылтама белән "Российская газета" хәбәр итте.

Ташламалар төрле яшьтән бирелә башлый. Яңа федераль ташламаларны пенсия яше җиткәнче биш ел алдан бирәләр. Быел хатын-кызларның пенсия алды яше 51 яшьтән, ир-атларныкы 56 яшьтән исәпләнә. Бу ташламада диспансеризация өчен ике көн түләүле ял, эшсезлек өчен яшәү минимумы күләмендә пособие, яңадан уку, квалификацияне арттыру керә.

Моннан тыш, әлеге яшьтәге кешеләрне эштән җибәргән яки пенсия алды яше булу сәбәпле эшкә алудан баш тарткан өчен җаваплылык кертелә.

Федераль салым ташламалары 55 яшьтән олырак хатын-кызлар һәм 60 яшьтән олырак ир-атлар өчен каралган. Алар алты сутый җиргә милек салымыннан, 50 квадрат метрга кадәр мәйданда йорт, капиталь бина, гараж өчен милек салымыннан азат ителә. Әгәр мәйдан бу саннан артса, артык өлеш өчен салым түлисе була.

Төбәк ташламалары 55 яшьтән арткан хатын-кызларга, 60 яшьтән арткан ир-атларга карала. Болай да ташламалы булган төбәкләр - мәсәлән Ерак Төньяк, бу исемлеккә керми. Чөнки анда кешеләр болай да алданрак пенсиягә чыга. Әлеге ташламалар буенча шәһәр һәм тимер юл транспортына, капремонт һәм коммуналкага түләүләр өчен ташламалар була. Бу кешеләр ял итәргә барганда курорт җыемын да түләми.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар