Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсия акчасына хәрбиләргә машина сатып алып биргән Таисия Балаева вафат булган

news_top_970_100
Пенсия акчасына хәрбиләргә машина сатып алып биргән Таисия Балаева вафат булган
Фото: ТР Рәисенең телеграм-каналыннан һәм Бөгелмә районының матбугат хезмәтеннән

Махсус хәрби операциядә катнашучыларга пенсия акчасына «УАЗ» автомобиле сатып алып биргән һәм Рөстәм Миңнехановның Татарстан Республикасы Дәүләт Советына Юлламасын игълан итү чарасында катнашкан Таисия Балаева вафат булган. Бу турыда Бөгелмә мэры Линар Закиров социаль челтәрдә хәбәр итте.

«Безнең игелекле, якты кешебез – Тая әбиебез вафат. Ул ихлас гамәлләре белән Бөгелмә кешеләре хәтерендә генә түгел, ә бик күпләрнең күңелендә калды. Бу җәйдә ул Россия хәрбиләренә махсус хәрби операция зонасына «УАЗ» автомобиле җибәрде.Таисия Балаева һәрвакыт бик актив, ачык һәм көчле хатын-кыз иде, без аны бик яраттык. Исемен зур хәреф белән язарлык кеше булды. Бик кайгырабыз. Туганнарының һәм якыннарының кайгысын уртаклашабыз», – дип билгеләп үткән шәһәр башлыгы.

Искәртеп үтик, 73 яшькә кадәр җыйган акчасына Таисия Васильевна хәрбиләргә «буханка» машинасы сатып алып җибәргән булган. Машинага «От бабы Таи» дип тә язып куйганнар. Пенсионер ханым моны үзенең бурычы дип санавын әйткән. «Алар бит безнең балалар. Аларга ярдәм итәргә кирәк», – дигән булган Таисия Балаева. Таисия әби хәрби ир-егетләрнең тизрәк бу машинада өйләренә кайтуларын ихлас күңелдән теләгән булган. Машинаны аңа уллары табып биргән.

Таисия Балаева турында Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнеханов та җылы сүзләр язган иде. «Безнең республикада ярдәмчел кешеләр яши. Бүген еллык мөрәҗәгатебезгә Таисия Балаеваны чакырдык, Бөгелмәдә аны «баба Тая» дип атыйлар. Пенсионер әби хәрбиләр өчен «УАЗ»машинасын сатып алды һәм аны тапшырды. Сезнең алда баш иябез», – дигән иде ул 14 сентябрьдә телеграм-каналында.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100