news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсионерларны мошенниклыкның яңа төре турында кисәттеләр

news_top
Пенсионерларны мошенниклыкның яңа төре турында кисәттеләр
Фото: © «Татар-информ», Динар Фатыйхов

Мошенниклар өлкән яшьтәге кешеләрдән «озак вакытлы акча саклау программасы» яки «пенсияләрне дәүләт катнашында финанслау программасы» сылтавы белән пенсия тупланмаларын яки шәхси саклык акчаларын алдап ала. Бу хакта Россия Эчке эшләр министрлыгының мәгълүмат-коммуникация технологияләрен хокукка каршы куллану белән көрәш идарәсендә кисәттеләр, дип яза РИА Новости.

«Өлкән яшьтәге гражданнарга телефон яки мессенджерлар аша пенсия тупланмаларын яки шәхси саклык акчаларын «озак вакытлы саклык программасына» яки «пенсияләрне дәүләт катнашында финанслау программасына» күчерергә тәкъдим итәләр. Шул ук вакытта, караклар акчаларны тиз арада икеләтә арттыруны, оператив түләүләр яки башка бик тә файдалы шартлар вәгъдә итә», – диелә ведомствоның телеграм-каналында.

Министрлыкта әйтүләренчә, пенсияләрне дәүләт катнашында финанслау программасы яңа катнашучылар кабул итми, аларны кабул итү 2014 елның декабрендә үк төгәлләнде. Шул ук вакытта озак вакытлы тупланмалар программасы әле дә гамәлдә, әмма ул бары тик дәүләтнеке булмаган лицензияле пенсия фондлары аркылы гына эшли.

«Килешүне бары тик дәүләтнеке булмаган пенсия фондының рәсми сайтында һәм офисында гына төзеп була. Әлеге килешүне телефон аша, мессенджерда яки чит-ят сайтта төзү турында теләсә нинди тәкъдим – мошенниклык билгесе», – дип кисәтә хокук сакчылары.

Дәүләт органнары гражданнарга финанс программаларында катнашырга тәкъдим итеп шалтыратмый һәм читтән торып шәхси мәгълүматларны сорамый, дип аңлаттылар ведомство.

«Әгәр сезгә шикле тәкъдим килә икән – мәгълүматларыгызны әйтмәгез, сылтамалар аша кермәгез һәм, бу мәгълүматны тикшерү өчен, хокук сакчылары яки якыннарыгыз белән элемтәгә керегез», – дип йомгакладылар министрлыкта.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар