Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсионерларны миллионнарсыз калдырган 16 карак хөкем ителә: җитәкчеләре – Польшада

Җинаятьчел төркемдә катнашкан 16 кеше Казанда суд каршына басты. Алар телефон мошенникларына эшләгән: ялган «банк хезмәткәрләре» акча күчерергә кушкан «имин счетлардан» акчаны алып бирә торган булган.

news_top_970_100
Пенсионерларны миллионнарсыз калдырган 16 карак хөкем ителә: җитәкчеләре – Польшада
Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

«Үзләрен банк я ФСБ хезмәткәрләре дип таныштырганнар»

Алдау турындагы җинаять эше Мәскәү районы судында каралды. 16 кешене аеруча зур күләмдә алдау һәм җинаятьчел берләшмәдә катнашуда гаеплиләр. Аларның 9ы банк карталарын законсыз әйләнештә тоткан. Гаепләнүчеләрнең күбесе – 30 яшькә кадәрге кешеләр. Судка аларның әти-әниләре, әби-бабайлары һәм тормыш иптәшләре дә килде. Кайберәүләр елады.

Судка барлык гаепләнүчеләрне Тикшерү изоляторыннан китерүне оештыру өчен 3 атна вакыт киткән. Нәтиҗәдә, залда 15 ир-ат була, ә бердәнбер хатын-кызны суд утырышына онлайн тоташтырдылар. Аны республиканың башка шәһәрендә урлау өчен хөкем итәләр.

Гаепләү материалларын укыганда, Казанның Яңа Савин районы прокуроры ярдәмчесе Маргарита Сергеева җинаятьчел берләшмәнең 3 ячейкага бүленүен аңлатты: беренчесе – Польша һәм Украинадан оештыручылар, икенчесе – гаепләнүче Максим Тарасов җитәкчелегендәге Омск ячейкасы, өченчесе – Казимов җитәкчелегендәге Казан ячейкасы. «Татар-информ»га үз чыганагы хәбәр иткәнчә, хәзер Ефимов Таиландта, һәм хокук саклау органнары хезмәткәрләре аны суд өчен туган илгә экстрадицияләү процессын башлап җибәрү максатында эшлиләр.

Тикшерү версиясе буенча, телефон мошенниклары төркеме бөтен Россия буенча эш иткән. Аларның корбаннары еш кына олы яшьтәге яклаусыз кешеләр була. Банда билгеле схема буенча эшли: үзләрен банклар, ФСБ, хокук саклау органнары хезмәткәрләре дип таныштырып, акчаны куркынычсыз хисапка күчерергә тәкъдим итәләр.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Пенсионерларга шалтыратулар чит илдән килә. Акчаны күчерергә тәкъдим ителгән «имин хисап» – карта счетлары. Аларны гаепләнүчеләр эскәмиясенә эләккән әлеге 16 кеше таба торган булган.

Тикшерү бу эш буенча 9 зыян күрүче һәм 10 миллион сумга якын зыян турында сөйли, ләкин бу – гаепләүгә билгеле эпизодлар гына. Чынлыкта, зыян күрүчеләр күбрәк булырга мөмкин. Тикшерү версиясе буенча, алар акчаны Омск, Төмән, Татарстан, Киров өлкәсе, Хабаровск, Амур өлкәсе, Мәскәү һәм Мәскәү өлкәсе пенсионерларыннан алганнар.

Эш Татарстанда карала, чөнки гаепләнүчеләрнең 12се – республикадан, тагын 4есе – Омск өлкәсеннән. Тикшерү фикеренчә, төркемнең барлык әгъзалары бер-берсе белән дуслашкан һәм мессенджерларда аралашкан. Хәзер аларның һәрберсен кимендә 5 елдан 10 елга кадәр ирекләреннән мәхрүм итәргә мөмкиннәр.

Шалтыратулар чит илдән булган, акча ялган карталарга күчерелгән

«Татар-информ»га билгеле булганча, тикшерү версиясе буенча, банда башлыклары – Украина һәм Польша территориясендә. Әлеге эшкә яшьләрне телеграм аша тапканнар. Сүз уңаеннан, гаепләнүчеләрнең иң яшенә 20 яшь, иң олысына – 40ка якын.

Фото: © «Татар-информ», Дмитрий Шатров

Җиңел акча эзләп, яшьләр, тикшерү версиясе буенча, дропперлар булып киткән. Дропперлар – дусларын һәм танышларын күпмедер акча өчен банк карталарын рәсмиләштереп, аларга тапшырырга сораучылар. Гадәттә, карта хуҗаларына моның өчен 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәр түлиләр. Банк карталарын сукбайлардан да сатып алганнар. Соңыннан аларны телефон мошенниклары акча күчерүне сораган «имин счетлар» итеп кулланган.

Схема бертуктаусыз эшләсен өчен, дропперлар картаны дуслары һәм танышларыннан сатып алырга тырыша. Әгәр дә банк хезмәткәрләре, аларның шикләнелүенә сылтап, хисаптан хисапка күчерүләрне туктатсалар, хуҗадан банкка кереп, күчерүне раслауны сорыйлар. Карта хуҗасының счетында тоткарланган сумманың процентын мошенниклар дропперларга күчергәннәр. Бу аларның җинаять схемасында катнашу өчен түләүләре була.

Польша һәм Украина банда башлыклары ятьмәләренә ышанучан Россия кешеләре эләгеп, «имин хисапка» акча күчергәч, алар сумманы, ваклап, төрле карталарга күчергән. Аннары акчаны картадан алалар, башка картага салалар, аннан чит илләргә күчерәләр. Тикшерү фикеренчә, еш кына нәкъ менә Украинага. Шалтыратучыларның шәхесләре әлегә билгеләнмәгән.

«Татар-информ»нан

Дмитрий Шатров язмасы тәрҗемә ителде

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100