Россия пенсионерлары өчен кайбер ташламалар каралган. Алар турында «Прайм» агентлыгына Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты доценты Фәридә Мирзабалаева сөйләгән.
Аның сүзләренә караганда, пенсионерларга милеккә салым ташламалары бирелә, шулай ук пенсионерлар 6 сутыйдан кимрәк җир өчен салым түләргә тиеш түгел. Моннан тыш, төбәкләр транспортта йөрүгә 20дән 100 процентка кадәр ташлама бирә ала.
«Ерак төньяк районнарда һәм аларга тиңләштерелгән җирлекләрдә яшәүче пенсионерларга 2 елга 1 тапкыр Россия Федерациясе территориясендәге ял итү урынына бару һәм кайту бәясен түләү чыгымнары компенсацияләнә», – дип өстәде Мирзабалаева.
Ялгыз яшәүче пенсионерларга яки пенсия яшендәге эшләмәүче туганнары, I һәм (яки) II төркем инвалидлар белән яшәүчеләргә капремонт өчен компенсация бирелергә мөмкин. 70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар өчен – 50 процент, 80 яшьтән өлкәнрәкләр өчен – 100 процент.
Ташламалар һәм аларны алу тәртибе турында «Дәүләт хезмәтләре» һәм Россия Социаль фонды сайтында белергә мөмкин, диелә хәбәрдә.