Пенсионерларга берничә төр федераль һәм төбәк ярдәм чараларын алу өчен, вакытында гариза биреп өлгерергә кирәк. Бу хакта Г.В. Плеханов исемендәге Россия икътисад университеты дәүләт һәм муниципаль финанслар кафедрасы профессоры Юлия Финогенова сөйләде, дип яза РИА Новости.
Федераль льготалар алучыларга тиешле социаль хезмәтләрне акчалата алып була. Әлеге хезмәтләргә рецепт буенча дарулар сатып алу, дәвалану урынына бару өчен транспортка түләү һәм шифаханә-курорт дәвалануы узу керә.
«Социаль хезмәтләрне акчалата алу өчен (2025 елда бу – аена 1728 сум тәшкил итә), гариза бирергә кирәк», – дип сөйләде финансист.
Моннан тыш, пенсионерлар бер күчемсез милек объекты өчен милеккә салым түләүдән азат ителә. Шулай ук салымнан тотып калу рәсмиләштерү мөмкинлеге дә бар. Салым ташламаларын алу өчен, агымдагы елның 1 ноябренә кадәр Федераль салым хезмәтенә объектны күрсәтеп гариза бирергә кирәк, дип аңлатты Финогенова.
70 яшьтән өлкәнрәк пенсионерлар капиталь ремонтка чыгымнарны каплау өчен субсидия алу хокукына ия. Моның өчен башта ремонт өчен кертем түләргә, ә аннары компенсация алу өчен документлар тапшырырга кирәк. Моннан тыш, төбәк дәрәҗәсендә дә төрле ташламалар гамәлдә. Мәсәлән, пенсионерларга шулай ук гариза буенча адреслы социаль ярдәм күрсәтелә ала. Киләсе елда барлык тиешле ярдәм чараларын алу өчен, гаризаны хәзер үк тапшырырга киңәш ителә.