Россия пенсионерлары бер фатир, бер торак йорт һәм бер гараж яки машина кую урыны өчен милек салымын түләмәскә мөмкин. Моннан тыш, аларга җир салымын исәпләгәндә ташлама каралган. Бу хакта РИА Новости агентлыгына Дәүләт Думасы депутаты Әмир Хәмитов сөйләгән.
Пенсионерның бер төрдәге милеге берничә булса, ташлама аларның берсенә генә кагыла. Җир салымын исәпләгәндә кишәрлек мәйданыннан алты сутый чигерелә, ягъни салым калган мәйдан өчен генә исәпләнә.
Транспорт салымы буенча ташламалар төбәккә бәйле: аларның шартларын һәм күләмен җирле хакимият билгели.
Хәмитов шулай ук пенсиянең физик затлар кеременә салына торган салым (НДФЛ) белән салым салынмый торган керем булуын искәрткән. Әмма эшләүче пенсионерлар хезмәт хакыннан гомуми нигездә салым түли.
Әгәр милек салымы буенча ташлама автомат рәвештә кулланылмаса, пенсионер салым хезмәтенә гариза белән мөрәҗәгать итә ала.