news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсионерлар игътибарына: Татарстанда кемнәргә өстәмә социаль түләү каралган

news_top
Пенсионерлар игътибарына: Татарстанда кемнәргә өстәмә социаль түләү каралган
Фото: © «Татар-информ», Солтан Исхаков

Татарстан пенсионерларының кайбер категорияләре пенсияләренә социаль өстәмә түләүгә исәп тотарга хокуклы. Мондый ярдәм чарасы кемгә тиешле? Бу хакта «Татар-информ» яза.

Пенсиягә өстәмә социаль түләү эшкә урнашмаган пенсионерларга түләнә, тик бер шарт бар: аларның гомуми кереме пенсионерның республикада билгеләнгән яшәү минимумына җитмәгән булырга тиеш. Татарстанда быел ул 12 963 сумга тигез.

Пенсионерның керемнәрен исәпләгәндә түбәндәге түләүләр исәпкә алына:

- ул алырга хокуклы булган барлык пенсияләр, шул исәптән үзе баш тартканнары да;

- ашыгыч пенсия түләүләре;

- өстәмә социаль түләүләр (мәсәлән, югары дәүләт бүләкләре өчен);

- айлык түләүләр;

- бер мәртәбә түләүләрдән тыш, социаль ярдәмнең республика чаралары;

- республика социаль ярдәм чаралары (бер тапкыр түләнелә торганнардан кала).

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар