Пенсионер хатын-кыз пансионатта үлгән, ә туганнан туган сеңлесе аның 90 млн сумлык милкен алган.
Татарстанда ышаныч кәгазе теркәгән шәхси нотариус вазифаларыннан явызларча файдалануда гаепләнә. 2 ел элек нотариус авыру пенсионер хатын-кызның милке белән эш итү өчен ышаныч кәгазе ясаган була. Бу хакта «Челнинские известия» газетасы яза.
«Тикшерү версиясе буенча, 2023 елда нотариус вазифаларын башкаручы хатын-кыз 76 яшьлек пенсионер ханымның авыру икәнен белә торып, аның милке белән эш итүгә рөхсәт бирә торган ышаныч кәгазе терки. Юрист доверительнең эшкә сәләтле булуына инанмаган һәм документны укымаган. Зыян күргән хатын-кызның туганнан туган сеңлесе, ышаныч кәгазен алгач, апасының 90 миллионлык милкен урлый, ә соңыннан туганын шәхси пансионатка алып килә, пенсионер шунда вафат була», – дип хәбәр иткәннәр Тикшерү комитетында.
Шәхси нотариус вәкаләтләрен явызларча куллануда гаепләнүче 46 яшьлек нотариус ярдәмчесенә карата җинаять эшен тикшерү тәмамланды, дип хәбәр итә Россия Тикшерү комитетының Татарстан Республикасы буенча матбугат хезмәте. Расланган гаепләү бәяләмәсе белән җинаять эше судка җибәрелгән.
Шулай ук пенсионер хатын-кызның сеңлесенә карата җинаять эше дә карала. Аны мошенниклыкта гаеплиләр.