Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсионер туганың үлсә, җирләү чыгымнарын кем түли?

news_top_970_100
Пенсионер туганың үлсә, җирләү чыгымнарын кем түли?
Фото: © "Татар-информ", Владимир Васильев

Гаиләдә пенсионер кеше үлсә, аны җирләү чыгымнарының бер өлешен Россия Пенсия фонды күтәрә. Җирләү өчен социаль пособие соңгы юлга озату оештырган якын туганнарның берсенә түләнә. Андый кеше булмаса, соңгы юлга озатуны оештырган дустына яки хезмәттәшенә бирелә. Бу турыда ТАСС яза.

Гаиләсе, дуслары булмаган ялгыз пенсионерларны шушы акчага социаль хезмәтләр җирли.

Әлеге ярдәм чарасы эшләми торган пенсионерларга кагыла. Акча Пенсия фондының мәрхүм пенсия алган бүлегендә мөрәҗәгать иткән көнне үк бирелә. Аны кеше үлгән көннән соң 6 ай эчендә алып була.

Мәрхүм банк картасыннан соңгы пенсиясен яки аның өлешен алып бетермәгән булса, акча мирас объекты булмый. Ул мәрхүм үлгәндә аның белән яшәгән гаилә әгъзаларына бирелә. Алар берничә булса, акча тигез итеп бүленә.

Пенсионер үлгәч, әгәр гаилә әгъзалары дәгъва белдермәгән булса, 6 айдан соң бу сумма үлгән кешенең мирасына өстәлә һәм гомуми нигездә бүленә.

Татарстан ЗАГС рәсми сайтында хәбәр ителгәнчә, акчаны алу өчен гариза бирүченең шәхесен раслый торган документ, социаль пособие алу өчен гариза, үлгәндә пенсионерның эшләмәвен дәлилли торган доумент (мәсәлән, хезмәт кенәгәсе) кирәк.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100