Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Фермердан 2,5 миллионга кеше үтерергә заказ алган киллерлар заказны үтәмәгән

news_top_970_100

Ростов өлкәсендә үтерү оештырырга теләгән 67 яшьлек ир-атны хөкем итәчәкләр. Пенсионер күп еллар фермерлык белән шөгыльләнгән. Әмма соңгы вакытта аның бизнес буенча партнеры белән җитди каршылыклары барлыкка килгән. Үзара килешә алмагач, пенсионер кардиналь чараларга карар кылган, дип яза Комсомольская правда.

Фермер үзенең дустына криминаль тәкъдим белән килә, партнерын юк итәргә теләвен әйтә. Ул аның өй адресын да, көндәлек маршрутларын да, көндәлек эшләрен дә белә. Очрашу азагында, эш бирүче дустына «мәсьәләне хәл итү өчен» 2,5 млн сум бирә.

Акча алгач, арадашчы эшне башкаручыны эзли башлый. Тиздән акча өчен кеше үтерергә риза булган кандидат та табыла, ул исә үзенә булышчы дус та таба. План бик гади була: корбанга кырда кешесез урында очрашу билгеләргә.

Һәм менә билгеләнгән көнне коммерсант очрашуга килә. Ул үзен эшлекле әңгәмәгә чакырдылар дип уйлый.

Заказны үтәргә тиешле кешеләр корбан белән тормыш турында сөйләшә башлый. Әңгәмә озаграк барган саен, аларның аны үтерү теләге кими бара. Нәтиҗәдә, «киллерлар» кире уйлыйлар һәм китеп баралар. Ә тиздән барысын да тикшерүчеләр белеп ала.

Ростов өлкәсе буенча Тикшерү комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр итүләренчә, алга таба үлем инсценировкаланган, үтерергә тиешле кешеләр заказ бирүчегә «заказ үтәлде» дип ялган дәлилләр тапшырганнар. Нәтиҗәдә, фермер-пенсионерга «Үтерүгә әзерлекне оештыру» маддәсе буенча җинаять эше кузгатканнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар: 1000
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
В больнице ей отказали в приеме, а после она умерла прямо на уроке
Известному актеру из России стало еще хуже: подробности от врачей
Кадышева под таблетками: жестокая правда
news_right_column_3_240_400
Надежда Кадышева теперь из тех, кто тоже теперь на таблетках
news_bot_970_100