Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсионер парковкадагы урын өчен ике кешене чәнчеп үтергән

Татарстан Югары судында Яшел Үзән районында ике кешене үтергән ир-атка карата җинаять эшен карадылар.

news_top_970_100
Пенсионер парковкадагы урын өчен ике кешене чәнчеп үтергән
Татарстан Республикасының Югары Судында 2 август көнне 61 яшьлек ир-атка карата ачылган җинаять эшен карадылар. Бу хакта Татарстан Республикасы Прокуратурасы сайтында хәбәр ителә. 

Ул Россия Җинаять кодексының 105 маддәсенең 2 өлеше (Ике кешене үтерү) буенча гаепләнә. Тикшерү версиясе буенча, 2018 елның 30 апрелендә ир-ат үзенең машинасын Яшел Үзән районы Васильево бистәсенең Интернат-мәктәп урамында урнашкан йорт янында калдырган. Шул сәбәпле аңа, монда яшәүче 47 яшьлек хатын һәм аның кызының 27 яшьлек дусты кисәтү ясаган. Алар арасында тавыш чыга һәм ир пычак белән аларга берничә мәртәбә кадый. Зыян күрүчеләр кан югалтудан урында ук җан биргән. Тикшерү барышында ир-ат үзенең гаебен таный һәм кулга алына.


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100