Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсионер Назыйм Минһаҗев хәрбиләр өчен дисбеләр ясап җибәрә башлаган – «Зәй-информ»

«Зәй-информ»нан Адилә Борһанова һәм Юлия Казамарова махсус хәрби операциядәге хәрбиләр өчен дисбеләр ясаучы Назыйм Минһаҗев турында репортаж төшергән.

news_top_970_100
Пенсионер Назыйм Минһаҗев хәрбиләр өчен дисбеләр ясап җибәрә башлаган – «Зәй-информ»

«Шыкмай авылы халкы махсус хәрби операциягә гуманитар ярдәм җыюда зур тырышлык күрсәтә. Кичләрен мәдәният йортына җыелып авыл халкы окоп шәмнәре ясый, өйләрендә хәрбиләр өчен эчке киемнәр тегүчеләре дә бар. Ә изге күңелле Назыйм Минһаҗев шушы эшләрне башлап йөрүче. Тагын әле ул хәрбиләр өчен дисбеләр дә ясый. Бер партия әзерләп җибәргән инде», – дип хәбәр итә «Зәй-информ».

Журналистлар эш барышы белән танышкан. Ул һәр иртә, кулына эш коралын алып, дисбеләр ясарга утыра.

«Гади сәйләннән түгел, табигый материаллар: урман чикләвеге, хөрмә җимеше төшләре, мәрьям ана орлыкларыннан тезә. Соңгыларын исә табуы кыен, аларны Казан якларыннан махсус кайтарткан. «Беренчеләрен энә белән тишеп утырдым мин һәрберсен. Авыр. Аннары шуруповерт белән тишәсен уйлап таптым. Беренче 99 данәлене ясадым, ул озын, зур була. Аннары 33леләргә күчтем», – дип сөйли Назыйм Минһаҗев.

Ул моңа кадәр дә дисбеләр ясау белән шөгыльләнгән. Ясаганнарын бүләк иткән, Коръән ашларында ошатып калганнар. 108 тәсбих ясап, хәрбиләргә җибәргән инде, хәзер тагын 100не тезгән . Материал булса, ясаудан туктарга уйламыйм әле, ди.

«Ә сугышчылардан килгән рәхмәт сүзләре тагын да рухланып эшләргә көч бирә. «Рәхмәт сүзләре ишеттем. Үзебезнең авылның егете ватсапка җибәрде - Назыйм абый, әйберләрең килеп җитте, шундый күңелем булды, рәхмәт бик зур дип язды. Минем дәртне күтәреп җибәрде, күзләремнән яшьләр чыкты», - ди Назыйм Минһаҗев.

Шыкмай кечкенә булса да, авылда хәрбиләргә бик зур ярдәм җыела. Окоп шәмнәре ясыйлар, эчке киемнәр тегәләр, башка кирәк-ярагын туплыйлар. Шушы көннәрдә генә тагын 200 мең сум акча җыеп тапшырырга да өлгергәннәр», - дип сөйли «Зәй-информ».

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100