news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Пенсионер карчыкның башы киселгән». Әби белән бабайны үз фатирында вәхшиләрчә үтергәннәр

news_top
«Пенсионер карчыкның башы киселгән». Әби белән бабайны үз фатирында вәхшиләрчә үтергәннәр
Фото: https://nnovgorod.sledcom.ru

Саров шәһәрендә ике пенсионер мәетен тапканнар. Аларның гәүдәләрен мәсхәрәләгәннәр. Әбинең башын кисеп алганнар. Бу турыда Тикшерү комитетына сылтама белән «Комсомольская правда» яза.

4 декабрьдә үз фатирларында ике пенсионер мәете табыла. 78 яшьлек ир-ат һәм 77 яшьлек хатын-кыз биредә яши. Бабайның гәүдәсендә пычак белән яралаган эзләр була, әбинең башын кискәннәр.

Әлеге коточкыч җинаятьне кем кылганы билгесез. Үтерүчене эзлиләр. Җинаять эше ачылган.

Фатирда төшерелгән кадрларга караганда, пенсионерлар бай яшәми, анда алыр әйбер дә юк кебек. Фатирда барысы да тыйнак, ләкин чиста. Үтерүчеләр исә бик вәхшиләрчә кыланган: бөтен җирдә кан табы – диванда да, ваннада да, идәндә дә, диелә бу хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар