Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пенсионер көненә ничә сум акча туздыра ала икәнен исәпләп чыгарганнар

Пенсионер көненә ничә сум акча туздыра ала икәнен исәпләп чыгарганнар

news_top_970_100
Пенсионер көненә ничә сум акча туздыра ала икәнен исәпләп чыгарганнар
Гадәти пенсионер көненә ничә сум акча туздыра ала? РИА Новости шул хакта яза. Дөрес, бу санын укыгач, "туздыра" дип язуның дөрес түгеллеген аңлыйсың.

РФ Хисап палатасы аудиторы Светлана Орлова әйтүенчә, пенсионерлар уртача 14 мең сум хезмәт хакы ала. Торак-коммуналь хуҗалык өчен уртача 5 мең, дарулар өчен 2 мең, шәхси гигиена кирәк-яракларына 1 мең тоткач, пенсионерларга көн саен азык-төлек сатып алыр өчен 200 сум тота ала. Кием-салым бу исемлеккә бөтенләй кермәгән.

Аудитор фикеренчә, бу проблеманы демографияне хәл итеп кенә чишеп була. Эшли торган кеше аз, ә пенсионерлар арта бара. Өстәвенә, күп кенә төбәкләрләрдә уртача хезмәт хакы 20-25 мең сум. Димәк, пенсия взнослары да аз дигән сүз. 

Аудитор әйтүенчә, пенсия яшен арттыру бу проблеманы бераз хәл итәчәк, әмма бөтенләй үк түгел. "Бөтен дөнья картая, бу Россия проблемассы гына түгел. Моны хәл итәр өчен илкүләм комплекслы чаралар кирәк", - дигән Орлова.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100