Флоридада 84 яшьлек пенсионер ир-ат, сирәк килеп йөргәнгә ачуланып, улының битенә пистолеттан аткан. Бу хакта «Рен-ТВ» яза.
Ир-ат 85 яшьлек хатыны һәм 62 яшьлек инвалид кызы белән бергә яшәгән. Ул көнне пенсионерның йортына улы белән килене килгән. Сөйләшкән арада ир-ат улына, сирәк килеп йөрисез, дип зарланган. Эш материалларыннан күренгәнчә, пенсионерның улы әтисе янына даими рәвештә килеп йөргән.
Ир-атлар сүз көрәштерә торгач, бәхәс кызып киткән. «Хәзер үк минем өемнән чыгып китмәсәң, атып үтерәм!» – дип кычкырган улына ярсыган ир-ат. Шуннан соң пенсионер йокы бүлмәсеннән пистолет алып чыккан һәм улының битенә аткан. Аннары өлкән яшьтәге ир-ат елый һәм кычкыра башлаган.
Зыян күрүчене авыр хәлдә хастаханәгә китергәннәр. Пуля берничә кисәккә ярылган һәм ир-атның битендә һәм теш казнасында кысылып калган. Кинәт кан басымы күтәрелү сәбәпле, пенсионерның үзен дә хастаханәгә салганнар.
Өлкән яшьтәге ир-ат улын үтермәкче булуда гаепләнә.