news_header_top
news_header_bot
Язманы тыңлагыз

Пенсионер бабай, Мальдивка бергә барабыз дигәнгә ышанып, бер хатынга 2,4 миллион биргән

news_top
Пенсионер бабай, Мальдивка бергә барабыз дигәнгә ышанып, бер хатынга 2,4 миллион биргән
Фото: SHOT

Пушкино шәһәрендә яшәүче 73 яшьлек пенсионер бабай 38 яшьлек хатын белән танышкан. Бу хатын пенсионерга чит илләргә ял оештыра торган танышлары турында сөйли. Алар, бергә Мальдив утрауларына ял итәргә барырга, дигән карарга киләләр. Яхшы ял оештыручы дусларыннан тыш, бу ханым пенсионерга үзенең компаниясендә онытылмаслык көннәр (һәр төннәр) вәгъдә итә.

Пенсионер ханымга 2,4 миллион сум акчасын бирә. Акчаны бирүгә, хатын вәгъдәләрен оныта, тур кичектерелә башлый. Ял турында кызыксынгач, бу хатын «акчаны караклар урлады» дип җавап бирә, әмма гаҗәп – акчаны урлаулары турында полициягә хәбәр итми. Ул шалтыратуларга бөтенләй җавап бирми башлагач кына, пенсионер үзенең алдануын аңлый һәм полициягә мөрәҗәгать итә.

38 яшьлек хатын мошенниклыкта шикләнелә, аны полиция эзли, ә бабай Мәскәү өлкәсендәге кар көртләренә карап кына ял итә, дип яза SHOT.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар