Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пеленың кызы да рактан үлде: «Клон» сериалы актерлары футболчыны искә ала

news_top_970_100
Пеленың кызы да рактан үлде: «Клон» сериалы актерлары футболчыны искә ала
социаль челтәрдән скриншот

Пеле кебек дөньяга танылган футболчылар күп түгел. Аның исеме бар дөньяга таралган иде, һәм легендар футболчының авырый башлавы, бер атна элек яман шештән үлүе халыкны шаккатырды. Бразилия мәгълүмат чаралары язганчы, Пеленың Селеста исемле әнисе әле дә исән, аңа 100 яшь. 

Фанатлары әйтүенчә, Пеленың никахтан тыш туган Сандра исемле кызы да булган. «Сандра рак белән авырды һәм, авырган вакытта, әтисенең килүен үтенде. Кызы Сандра 2006 елда вафат булды. Пеле аңа чәчәкләр җибәрде. Сандраның 2 кызы бар иде. Пеле оныкларын бер генә тапкыр – 2011 елда күрде. Аралашасы килмәде микән», – дип язган бер фанаты. «Беребез дә гөнаһсыз түгел. Аллаһы Тәгалә гөнаһларын кичерә күрсен», – дип җаваплаганнар.

«Пеле дөньяда иң мөлаем кешеләрнең берсе иде. Бервакыт миңа шалтыратты да: «Җырлыйсым килә», – диде. Һәм «Клон» сериалында Дона Жура барында җырлап та күрсәтте. Рухың шат булсын, Король», – дигән «Клон» сериалының сценарий авторы Глория Перез.

«Дөнья Сезне футбол короле һәм үрнәк спортмен буларак таный. Илебезне горурлык белән танытканыгыз өчен рәхмәтлебез. Тыныч йоклагыз», – дип язган Дона Жура булып уйнаган актриса Соланж Коуто.

«Аның белән күп тапкыр күрешү бәхете тиде. Барысы өчен дә рәхмәт әйтәм. Без сине беркайчан да онытмаячакбыз, Король», – дигән Лижейро ролен уйнаган актер.

«Дөньядагы бөек футболчы арабыздан китте. Пеле белән «Клон» сериалында төшү бәхетенә ирешкән идем. Без бик моңсуланып калдык», – дигән Миру ролен башкарган актер Рауль Газолла.

«Пеле безне ташлап китте. Ул башка оста хәрәкәтләре белән башка мәйданнарда уйнар инде. Безнең буын аны уникаль, кабатланмас футбол уенчысы буларак истә калдырды. Урының оҗмахта булсын», – дигән Лидьяне ролен уйнаган Бет Гулар.

«Пеленың «гол» керткәнен басып торып алкышлаган идем», – дип искә алган Эдвалду булып уйнаган Роберто Бимфим.

«Ул көн шундый искиткеч иде!» – дип язган Латифа булып уйнаган Летисия Сабателла.

«Кызы Сандра да бик иртә китте. Тыныч йокла», «Бөтен дөнья өчен моңсу көн», «Ул даһи иде, Пеленың футбол уйнау сәнгатен дәвам итсеннәр иде», «Ул футболның иконасы иде. Тыныч йокла, Король», «Пеле безнең йөрәктә», «Ул авырса да, халык аның терелүенә өметләнде. Алга таба да аның фанаты булып калачакмын», – дип язганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100