news_header_bot
Язманы тыңлагыз

«Пеләш ялтырап, күзегезне чагылдырмасын өчен» - Фәнил Вакказов зумерларча кыланып караган

news_top
«Пеләш ялтырап, күзегезне чагылдырмасын өчен» - Фәнил Вакказов зумерларча кыланып караган
Фото: "Татар-информ" архивы

Алып баручы Фәнил Вакказов, соңгы вакытта танылган шәхесләр арасында искиткеч популяр булган чәч күчереп утырту буенча операция ясаткан.

Менә шундый эш эшләп алырга булдым әле, дуслар. Мин аның беренче этабын узган ел эшләгән идем. Кемнәр минем сторисларны игътибар белән карый, алда чәчләр күбәйгәнгә игътибар иткәнсездер. Аны сторисларга кертеп тормадым. Без бит миллениаллар, мондый ямьсез видеолар кертмибез. Матурларны гына куябыз.

Быел менә зумерларча кыланырга булдым әле, хәзер тенденция шундый диләр. Ничек бар, шулай төшерергә, үзеңне ничек бар, шулай яратырга кирәк икән. Мин дә шул шаукымга кушылып киттем. Артка да, алга да чәч өстәделәр. Мин озын чәч йөртергә җыенмыйм. Бу инде фотографлар яки сез мәҗлестә төшергәндә, пеләш ялтырап, күзегезне чагылдырмасын өчен, – дип шаярткан алып баручы.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_1
news_right_2
news_right_3
news_bot
Барлык язмалар