Пелагеяның гитарачысы Павел Дешура үлгән. Җырчы аңа багышлап пост язган.
Посттан аңлашылганча, үлем сәбәбе – «полиорганная недостаточность», ягъни озак еллар хроник авыру белән чирләү сәбәпле, төрле органнарга зыян килү һәм аларның берсе туктап калуы.
Җырчы концертларын соңрак даталарга күчерәчәген әйткән. «Ышанып та булмый, әле генә концертыгызда караган идек. Шундый яшь кешеләр китә...», – дип яза дуслары.
Павел Пелагея белән бик күптәннән хезмәттәшлек итә. Ул җырлар һәм аранжировкалар яза. Гитарада уйнаучылар бәйгеләре җиңүчесе.