Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пелагея элеккеге ирен нәни кызы белән очраштырмый

Хоккейчы Иван Телегин белән җырчы Пелагея былтыр ел азагында аерылышулары турында игълан иткән иде.

news_top_970_100
Пелагея элеккеге ирен нәни кызы белән очраштырмый
Салават Камалетдинов

Пелагеяның элеккеге ире Иван Телегинның адвокаты Марианна Мировая җырчының кызы Таисияне әтисе белән очраштырмавын сөйләгән. Бу турыда РЕН ТВ хәбәр итте.

«Иван кызы белән очраша алмый. Әнисе тыя. Без тыныч кына килешергә, бәхәсне чишәргә телибез», — ди адвокат.

РИА Новости хәбәр иткәнчә, 25 сентябрьдә булган чираттагы утырышта судья Юлия Галянина ир белән хатынның аерылышуы буенча карар чыгармаган. Ул тәнәфес алган һәм эшне карауны 19 октябрьгә билгеләгән.

Моңа кадәр Пелагеяның адвокаты Филипп Рябченко Иван Телегинны яклаучы сүзләрен ялган дип атаган. «Хоккейчы Иван Телегинга 3 яшьлек кызы белән аралашырга бирмиләр дигән сүз - ялган», — дип әйткән ул. 

Пелагея ире Иван Телегин белән аерылышу турында 2019 ел азагында хәбәр итте. Ул чакта Пелагея инстаграмдагы сәхифәсенә: «Бөтен сорауларны да зыялы итеп, тиешенчә хәл итәрбез дип ышанам», - дип язган иде. Аерылышу вакытында Телегин 30 млн сумлык фатирын яшергән дигән сүзләр дә чыкты. 

Җырчы белән хоккейчы 2016 елның җәендә өйләнеште. Аларның кызы туды. Суд ир белән хатынның аерылышуы һәм балигъ булмаган балага алимент мәсьәләсен хәл итәчәк, диелә хәбәрдә.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100