Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Пекин кәбестәсеннән берничә салат рецепты

news_top_970_100
Пекин кәбестәсеннән берничә салат рецепты
Гөлүзә Василова

Пекин кәбестәсенең өлгергән вакыты, шуннан файдаланып, салатларның төрлесен ясап ашарга була.

Ысланган ат ите белән пекин кәбестәсеннән салат. Бер порция өчен саламлап туралган пекин кәбестәсе, эре телемлеп туралган 3-4 кисәк ысланган ат ите, телемләп туралган ярты шәфталу (персик), вакланган чипсы, каймак һәм сарымсактан ясалган соус, микрояшеллек кирәк.

Салатны катлап ясарга мөмкин, шулай ук болгатып та куярга була. Беренче катка кәбестә, аннары телемләп туралган шәфталу һәм ат ите, микрояшеллек, соус һәм вакланган чипсы.

Фото: © Гөлүзә Василова

«Цезарь» салаты өчен: Пекин кәбестәсе, тавык ите, «черри» помидоры, йомырка (бытбылдык йомыркасы булса – матуррак), каты сыр, кыздырылган батон яки ак ипи.

Соус өчен кибет каймагына сыткычтан чыгарылган сарымсак салып болгатырга кирәк.

Тавык түшен пешерергә, тиресен һәм артык майларын алырга, эре кисәкләргә кисәргә. Аннары табаны кыздырырга, соя соусы салырга һәм тавык итен салып, ике ягын да кыздырырга, тоз һәм борыч, үзегез яраткан тәмләткечләрне сибәргә була. Эшне җиңеләйтү өчен, ысланган тавык итен дә кулланырга була.

Фото: © Гөлүзә Василова

Аннары ипине яки батонны турарга, аз гына үсемлек мае, тоз сибеп кыздырып алырга яки кириешки ясарга.

Хәзер салатны катлап җыябыз.

Зур тәлинкәгә, кул белән кисәкләргә «ертып», Пекин кәбестәсен салырга.

Ит кисәкләре, уртага киселгән помидор, тавык йомыркасы булса – дүрткә (бытбылдык йомыркасын – икегә) бүлеп, тезеп чыгарга.

Салат өстенә соус, кириешки салырга, угычтан каты сыр уарга. Әгәр кириешкиның кетердәп торуын телисез икән, тәлинкә кырыена гына тезәргә мөмкин.

Фото: © Гөлүзә Василова

Аш-су блогеры Рәмзия Вәлиевадан «Тәмле» салаты рецептын тәкъдим итәбез. Ингредиентлар: 250 грамм сыер ите, 1 кыяр, 3 йомырка, яртышар сары һәм кызыл болгар борычы, 100 грамм төшсез караҗимеш, пекин кәбестәсе, әстерхан чикләвеге.

Сыер итен саламлап турарга, соя соусы, лимон согы, борыч, тоз салып, кичтән мариновать итеп куярга. Аннары табадагы үсемлек мае кызгач, итне салырга һәм сарымсак сытарга, 20 минут пешереп алырга.

Ингредиентларны саламлап турап, тәлинкә тирәли «өлешләп» тезәргә. Әзер салат өстенә әстерхан чикләвеген ваклап сибәргә була. Майонезга укроп, борыч, аз гына тоз салып болгатырга һәм тәлинкә уртасына салырга. Салатны табынга чыгаргач болгатырга кирәк.

Фото: © Рәмзия Вәлиева

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100