Пекин кәбестәсеннән салат
Сургутта яшәүче Гөлчәчәк Фәтхуловадан пекин кәбестәсеннән салат ясау рецептын тәкъдим итәбез.
Пекин кәбестәсен токмачлап турарга, тоз сибеп уарга, шуңа ике пешкән йомырка, каты сырны угыч аша уарга, банкалы кукуруз салып, майонез белән яхшылап болгатырга.
"Гади генә, әмма бик туклыклы. Сездә ясап карагыз", - ди Гөлчәчәк ханым.
"Гади генә, әмма бик туклыклы. Сездә ясап карагыз", - ди Гөлчәчәк ханым.