Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педофилны үтергән ирнең хатыны: «Мин тулысынча аның яклы!»

Интернет кулланучылар да Владимир Санкинны яклап йөзләгән комментарий язган.

news_top_970_100
Педофилны үтергән ирнең хатыны: «Мин тулысынча аның яклы!»

Калинин район судында Уфада яшәүче 32 яшьлек Владимир Санкинга җәза билгеләделәр. Ул балаларны яклап педофилны үтергән. 30 гыйнвар көнне ир-ат янына куркынган 14 яшьлек малай йөгереп килә һәм ярдәм сорый. Бу хакта Bash.News сайты яза.

«Мин аны үләр дип көтмәгән идем. Мин аңа үлем теләмәдем. Мин бары тик балаларны гына коткардым», — дип белдерде гаепләнүче Владимир Санкин.

Мәктәп укучысы әйткәнчә, аны һәм дустын көчләргә теләгәннәр.Ул көчкә үзенең качып котыла алуын, ә дустының фатирда калуын әйтә. Владимир баланы коткара һәм 54 яшьлек ир-атны урамга алып чыга. «Татар Информ» язганча, сөйләшкән вакытта ирләр сугышып китә. Алган имгәнүләреннән педофил ашыгыч ярдәм машинасында вафат була.

Балаларны коткарган ир-атны яклау өчен судка аның туганнары, якыннары, дус-ишләре килгән.

«Без шок хәлендә. Мин тулысынча аның яклы. Ул битараф булып кына узып китмәгән, ә киресенчә балаларның үтенеченә колак салган, ничек булдыра алган, шулай ярдәм иткән. Әгәр ул бу хәлгә битараф булып калса, алга таба нәрсә булыр иде икән, билгесез», — диде гаепләнүченең хатыны Полина Наумова.

«Ул яхшы, ярдәмчел, гадел кеше. Эшләде, спорт белән шөгыльләнде. Аның тарафыннан бернинди конфликтлар яки тәртипсез гамәлләр булганы юк. Яхшы егет, хәзер ничек буласы билгесез, барыбыз да борчылабыз», — диде Рөстәм Рәҗәпов.

Интернет кулланучылар да Владимир Санкинны яклап йөзләгән комментарий язган. Петиция дә оештырырга өлгергәннәр. Әлеге вакыйгага битараф булмаган кешеләр ирне азат итүне сорый. Петициягә ике мең чамасы кеше кул куйган инде.

Суд утырышында судья Владимирны өй арестына җибәрде. Хәзер изоляторда ике ай утырасы урынга, ир-ат җинаять эшен тикшерү вакытында өендә булачак. Аңа дуслары белән күрешергә, мобиль телефон кулланырга һәм территориядән чыгып китәргә ярамый.

«Утырышта аның ике гаепсез кечкенә баланы коткаруы игътибарга алынды. Алга таба җинаять эшен караганда җәзаны йомшарта торган сәбәпләр истә тотылыр дип өметләнәбез», — диде Владимирның адвокаты Искәндәр Кәбиров.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100