Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педофил, үзен табиб дип алдап, мәктәп раздевалкасында үсмер кызны мыскыл иткән

Коточкыч хәл Коми башкаласы Сыктывкар шәһәрендәге сәнгать мәктәбендә була.

news_top_970_100
Педофил, үзен табиб дип алдап, мәктәп раздевалкасында үсмер кызны мыскыл иткән

Сыктывкар мәктәбенә 45 яшьлек ир килә һәм сакчыларга үзен бер баланың атасы дип әйтә. Мәктәп эченә кергәч, ул үзен табиб дип таныштыра, "күренергә" дип 12 яшьлек кызны раздевалкага чакыра. Массакүләм мәгълүмат чаралары язуынча, ул кызны көчләгән. Ул кулга алынган, моңа кадәр утырып чыккан кеше булуы ачыкланган.

Мәктәп җитәкчелеге исә педофил кызны көчләгән дигән сүзне кире кага. "Ул 12 яшьлек кызны көчләмәгән, чишендереп "караган гына", - дигән мәктәп директоры.

Сыктывкар чатында мәктәп җитәкчелеген тәнкыйть утына тоталар. "Чынлап та баласы артыннан килгән аналарны кертмиләр, ә рецидивистны кертәләр". "Нигә сак хезмәте өчен акча җыялар". "Рецидивист иректә рәхәтләнеп йөри", - дип язалар. Педофилларга үлем җәзасы кертергә кирәк дип язучылар да бар.



Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100