«МОЁ!» басмасы психолог Юлия Горячевадан бала педофил корбаны булмасын өчен белергә кирәкле 7 кагыйдә турында яза.
«Һәр бала – аерым шәхес, шуңа да шушы үзенчәлекләрне истә тотарга кирәк. Әйтик, бер кыз песи ярата, икенчесе конфетсыз яши алмый. Шуңа да балаларның «көчсез» якларын белергә һәм шуларга басым ясарга кирәк», – дигән ул.
Уртак кагыйдәләр.
1. Бала «трусик кагыйдәсен» белергә тиеш. Ул бик гади – бала аңлый башлаганнан бирле трусикка һәм трусик эченә беркемнең дә беркайчан да рөхсәтсез керергә тиеш түгеллеген аңларга тиеш. Әни һәм әти, мунчада әби дә искәрмә түгел. Баланы юындырабыз – рөхсәт сорыйбыз. Рөхсәт юк – тимибез. Бала бу урынның тыелган икәнлеген аңлый.
2. Чит кешеләр. Лифт янында ана улы белән басып тора. Ниндидер бер апа килә, сөйләшә башлый: «Ой, нинди матур малай». «Улым, апага елмай!» – «Исемең ничек синең?» Малай дәшми. Һәм аңа анасы әйтә башлый: «Нигә әйтмисең? Бу – матур түгел. Әйт...» Бала елмая, исемен әйтә… Аннары шул ук әни кеше әйтә – чит кеше килә икән, исемеңне әйтмә, кач. Ә бала аңламаска мөмкин – әни бит үзе чит кешегә әйтергә кушты. Җавап гади – әни булганда, ул рөхсәт биргәндә генә чит кеше белән сөйләшергә ярый. Бала шуны аңларга тиеш.
3. Балага сүз әйтергә һәм хисләрен белдерергә рөхсәт ителергә. Бала баш тартырга, куркырга, котырырга да хаклы булырга тиеш. «Әти, мин куркам», – дигәч, аны оялтырга түгел, якларга кирәк. Бала курыкканын киләчәктә дә әйтергә тиеш. Әйе, бу – әти-әниләрнең вакытын ала, әмма кайвакыт гомерне саклап кала.
4. Бала кычкыра белергә тиеш. «Авырта!», «Җибәрегез!», «Якын килмәгез!». Олылар гадәттә балаларга кычкырмаска куша. Комачаулыйсың, диләр. Нәтиҗәдә, бала куркыныч янаганда да кычкырмый.
5. Баланы баш тартырга өйрәтегез. Бала «юк» дияргә һәм ул «юк» дигәч, үзен ишеткәннәрен белергә тиеш. Әйтик, ул ашады, «ашыйсың киләме» дип сорадылар. «Юк» диде. «Булды, бар, уйна». Әйе, аның тамагы туймаган икәнен анасы белә, әмма ул «юк» дигән икән – димәк, аны тыңлыйбыз. Ул бераздан ашарга сораячак, эштән бүләчәк, әмма инде ул вакытта «ашау вакыты бетте, бараздан бирәм» дияргә була. Бала өлкәннәр үтенеченнән дә баш тартып була икәнен белергә тиеш.
6. Сөйләшергә. Балалар белән балаларча сөйләшергә кирәк. «Миңа кирәк», «мин куркам», «миңа кызык түгел». Бала бу мисалларны белергә тиеш. Бала начар мәгълүматларны да күрергә тиеш.
7. Алдашмаска. Олылар балаларны гел алдап тора. Балалар ышана, бераздан алар өчен «дөнья җимерелә». Ә балага нишләргә? Бала аптырап кала.