Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педиатр Илдус Лотфуллин коронавирустан прививка ясаткан

Табиб вакцина ясатуын үзенең инстаграм сәхифәсендә хәбәр итә һәм беренче тәүлек эчендәге кичерешләре белән бүлешә.

news_top_970_100
Педиатр Илдус Лотфуллин коронавирустан прививка ясаткан
https://www.instagram.com/ilduslutfullin/

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин шушы көннәрдә коронавирустан прививка ясаткан. «Кичә менә бу җиремне авырттырдылар. Вакцинадан соң бер тәүлек узды, әлегә бернинди үзгәреш тә тоймыйм. Кичә минем белән бергә тагын ике хезмәттәшем прививка ясатты. Берсенең температурасы 38,5кә кадәр күтәрелде, тәне сызлый. Ә икенчесенең минеке кебек бар да тәртиптә.

Иртән әзрәк хәл юк кебек, йокы килә иде. Җитмәсә, өйдә каһвә беткәнлеге ачыкланды. Әзрәк буыннар да сызлады. Иң күбе билнең аскы өлешендәге буынтык үзен сиздерде, бәлки, аның кайда икәнен белгәнгәдер. Укол кадаган урында тынлык.

Бүген җәмәгатьчелекне ике сорау борчый: беренчесе — прививка ясатыргамы? Минемчә, моны һәр кеше табиб белән сөйләшеп үзе хәл итәргә тиеш. Үземә кадалган вакцинаны идеаль саныйм дип ялганлый алмыйм, чөнки аның эшләнү вакыты сыйфатында чагылыш тапмый калмас. Әле бер ел, ел ярым эчендә ковидтан булган барлык вакциналар да шундый чи һәм аз өйрәнелгән булып калачак. Төркиядәге туганнарым борчыла: «Нишләп рус вакцинасын ясаттың?» — диләр. (Төркия үзенекен ясамаячак, ә Америкадан алачак.) Нишләп «Лада» машинасын алдың, «Тайота» аласың калган дигән кебек үк килеп чыга инде бу.

Риск төркемендә булгач, миңа иммунитет кирәк. Ковид белән эшләп тә авырмау - уңыш, әмма ул озакка бармаска мөмкин. Риск төркемендәге кешеләргә прививка ясатырга кирәк. «Риск төркеме» анык төшенчә түгел, кем каты авырырга мөмкин икәнен һәрвакытта да алдан әйтеп булмый.

Икенчесе — миңа күпме акча түләгәннәре. Бу дискуссиядә катнашмаячакмын. Прививкаларга каршы булганнар белән инде күптән бәхәсләшмим. Мин теләсә нинди темаларга багышланган рациональ сөйләшүләр яклы, ләкин вакцинага каршы булу бүгенге көндә караш, фикер генә түгел, ә үзенең изгеләре һәм фанатиклары булган яңа культ ул», — дип язган табиб.

Комментарийләр арасында табиб Илдус Лотфуллинга журналист Михаил Любимов теләктәшлек күрсәткән. «Мин дә прививка ясатачакмын», — дип белдергән ул. Шунда ук тагын бер табиб үзенең вакцина ясатуы турында хәбәр итә. Табибның калган инстадуслары барысы да яхшы үтүен теләп калганнар.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100