Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педиатр Илдус Лотфуллин коронавирусның икенче дулкыны булмас дип фаразлый

Табиб ковидның ко-инфекцияләр белән катышып китү ихтималын кисәтә һәм бу елда халыкны грипптан вакцина ясарга өнди.

news_top_970_100
Педиатр Илдус Лотфуллин коронавирусның икенче дулкыны булмас дип фаразлый

«Ковид чигенә, хастаханәбездә яңа авырулары саны әзәя. Нәрсә көтә безне? Икенче дулкынмы?» — дип яза Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин.

«Икенче дулкын» төшенчәсе грипп белән аналогиядән килә: 100 ел элек булган «испанка» вирусы өч дулкын булып килгән. Аның икенче дулкыны иң куркынычы булган.

Ковид та шулай булачакмы? Бу шикле. Беренчедән, ковид — сезонлы инфекция түгел. Икенчедән, «испанка» дөньяны хаос биләп алган Беренче Бөтендөнья сугышы елларына туры килгән. Өченчедән, пандемияләрнең катлаулылыгы кешеләрнең әзерлегеннән дә тора. 1997 елда американнар «испанка»ның грипп H1N1 икәнлеген исбатлады. Бу төр грипп 2009 елда яңадан кабатланды, ләкин испанка кебек коточкыч булмады ул.

Соңгы вакытта БСОның аерым экспертлары, ковидның икенче глобаль дулкыны булмаячак, бары тик аерым локаль күтәрелешләр генә күренәчәк, дип фараз кылды. Мондый локаль күтәрелешләр бүген Бөекбританиядә, Австралиядә, Германиядә, Испаниядә бар.

Ковид глобаль дәрәҗәдә арта башласа да, аның үсеше әкрен, озакка сузылган булачак. Авыручылар саны кинәт түгел, әкеренләп үсәр, үлүчеләр дәрәҗәсе дә чагыштырмача ким булыр, дип әйтелә. Бу аерым кешеләрнең һәм медицина системасының ковидка әзер булуы белән аңлатыла.

Күпләр ковидны вакыт үтү белән нинидидер бер фонга әйләнәчәк дип уйлый иде. Шул фараз дөрескә чыга, ахрысы. Ковид тулысынча юкка чыкмыйча, бик каты баш күтәрмичә дәвам итә торган озак вакытлы бер проблемага әйләнәчәк.

Бу прогнозга ко-инфекцияләр катышырга мөмкин. Ковид грипп башлану белән нишләр? Гадәти ОРВИлар, пневмонияләр башлангач нәрсә булыр? Безнең хастаханә ноябрь-гыйнварда пневмонияле авыручылар белән тула, урыннар калмый. Быел ковид өстенә туры килгәч, ничек булыр? Быел сезне грипптан вакцина куярга өндим!

Апрельдә булган изоляцияне локдаун дип атыйлар (аңа «карантин» дию дөрес түгел). Коточкыч зарар китерде ул икътисадка. Аның кабатлануын гадәти кешеләр дә, сәясәтчеләр дә теләми. Бүген кешеләр кыска һәм локаль локдаунга гына әзер (мәсәлән, бер мәктәптә яки заводта гына).

Дөреслекне вакыт күрсәтер. Болар гипотеза гына әлегә», — дип яза табиб. 

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100