Педиатр Илдус Лотфуллин: «Батут – зыянлы һәм кирәксез уенчык!»
Җәй айларында балалар исән-имин булсын өчен гади генә куркынычсызлык кагыйдәләрен саклау мөһим. Педиатр Илдус Лотфуллин «Интертат» укучыларына шулар хакында сөйләде.
Җәй вакыты балалар өчен нәрсә белән куркыныч? Җәй – ул позитив эмоцияләр генә түгел, көчле җәрәхәтләнүләр алырга мөмкин чор да.
Балалар юлыгырга мөмкин күңелсез хәлләр турында сойләшкәндә иң беренче чиратта: «Мондый очраклар асоциаль гаиләдә генә була», – дигән зарарлы стереотипны юк итәргә кирәк. Мондый күңелсезлекләргә һәр гаилә юлыга ала.
Безнең ковид госпиталендә шундый бер очрак булды: күрше өйдән кулына 2 яшьлек малаен күтәргән бер ир йөгереп килде. Бала икенче кат тәрәзәсеннән егылып төшкән икән. Икесенең дә котлары очкан, тырналып беткәннәр, икесе дә бер-берсенә бик охшаш зәңгәр күзләрен өмет белән төбәгән. Малайның бәхетенә, тәрәзә төбендә зур сирень куагы үскән булган. Бу баланың әтисе нормаль кеше булып күренде миңа. Алкоголик яки наркоманга һич охшамаган. Бала белән бәйле һәлакәт һәр гаиләдә була ала.
1 июнь – Бөтен дөньяда балаларны яклау көне. Татарстаныбызда быел бу көннәрдә генә 2 бала тәрәзәдән егылып төшеп үлде.
Җәйге җәрәхәтләр төрле була: уен мәйданчыгында имгәнү, кояшта яну, кояш сугу, балтырганнан (борщевик) пешү, бөҗәк чагу. Ләкин иң мөһиме болар тугел. Башта иң куркыныч, катастрофага китерергә мөмкин әйберләр турында сөйләшергә кирәк. Алар – бату, тәрәзәдән егылып төшү, баланы ябык машинада калдыру.
Суда бату
Суда бату – үлем белән тәмамланган җәрәхәтләр арасында өченче урында. Бу һәлакәткә гадәттә балалар һәм яшьләр юлыга. 1-4 һәм 5-9 яшьлек балалар ешрак батып үлә. Әти-әниләргә без бирә торган киңәшләр мондый:
- Баланы йөзәргә өйрәтегез. Бу 100 процентлы гарантия бирмәсә дә, батып үлү ихтималын азайта.
- Бала суда булганда, бер кешене бала өчен җаваплы итеп билгеләгез. Бу кеше баладан бер кул сузымыннан ерак китәргә тиеш түгел.
- Коенып бетергәч, ванна һәм бассейннарны бушатыгыз. Бәләкәй балалар тирән ләгәндә дә батып үләргә мөмкин.
- Су тулы бассейнны, дүрт яктан да, бала үтә алмаслык итеп койма белән уратып алыгыз.
- Йөрәк-үпкә реанимациясе темасына минималь булса да дәрес алыгыз.
- Бала суда булганда аңа кызгылт-сары жилет кидерегез.
- Шуна истә тотыгыз: суга бату процессы шау-шусыз гына була, кинодагы батып үлүгә бер дә охшамаган.
Тәрәзәдән егылып төшү
Тәрәзәдән гадәттә 2-4 яшьлек балалар егылып төшә. 30 процент очракта бу әти-әнинең күзе алдында була, ә 70% очракта – бала берүзе калганнан соң 15 минут эчендә. 90 процент очракта тәрәзә янында жиһаз яисә тәрәзә төбенә үрмәләп менәргә мөмкинлек биргән нәрсәдер куелган була. 95 процент очракта тәрәзәгә черкигә каршы сетка куелган була, бу сеткалар бернәрсәдән дә сакламый.
Киңәшләр:
- Тәрәзә ачык булганда баланы күзәтеп тору кирәк.
- Тәрәзәне 10 сантиметрдан күбрәк ачтырмый торган чикләү куярга кирәк.
- Ике капкачлы (створка) тәрәзә өстән генә ачылырга тиеш.
- Балалар янгын баскычында, түбәдә, балконда уйнарга тиеш түгел.
- Җиһаз һәм башка әйберләрне тәрәзә яныннан алып куярга кирәк.
Машинада кызу сугу
Болытлы һәм бик кызу булмаган көнне дә автомобиль эче бик тиз кыза, температура бер сәгать эчендә 30 градуска күтәрелә. Машина рульдән һәм панельдән кыза башлый, ачык тәрәзәләр бу кызуны җиңә алмый. Машинаны күләгәдә калдыру да булышмый. Күп очракта әти-әниләр балаларын машинада игътибарсызлыклары аркасында онытып калдыра.
- Баланы машинада 1 минутка да калдырмагыз! Баланың ябык машинада калуының куркынычсыз вакыты юк.
- Телефон һәм сумкагызны арткы утыргычка куегыз. Бу кирәкле урынга килеп җиткәч баланы онытып калдырмаска булыша.
- Машина ачкычы бала кулына эләгергә тиеш түгел, кайчак балалар машинага үзләре кереп бикләнә.
- Балага машинаның куркыныч урын икәнлеген аңлатыгыз.
Кояшта пешү
Кояшта пешү ультрафиолет белән бәйле. Беренчедән, бу тирене пешерә, авырттыра, ә икенчедән, моның күп елдан соң булырга мөмкин зарары да бар. Кояшта 1 генә тапкыр пешү дә тире онкологиясенең ихтималын күбәйтә. Кояш зарарлы! «Кояшта кызыну файдалы, иммунитетны күтәрә, витамин Д бирә» дигән ялгыш фикерне без кире кагырга тиеш. Ультрафиолет тире өчен дә, гомумән организм өчен дә файдалы түгел.
- Болытлы һәм томанлы көндә дә кояш нурларыннан сакланыгыз. Аеруча кояш ак тиреле, сипкелле, ачык чәчле һәм зәңгәр, яшел күзле кешеләр өчен зарарлы. Кара тәнле кешеләр өчен дә кояш файдалы түгел.
- УФ-индексны контрольдә тотыгыз. УФ-индекс – ул ультрафиолет нурланыш дәрәҗәсен билгеләүче күрсәткеч. Ул 3тән артса, кояштан сакланырга, ә 8дән артса, кояштан тулысынча качарга кирәк.
- Кояштан саклый торган кием һәм зур кара күзлек киеп йөрегез. Киемнең тукымасы УФ нурларыннан саклый торган була, моны кием этикеткасында күрергә була.
- А- һәм В-нурларыннан саклый торган, SPF индексы 30 һәм күбрәк булган кояш кремнарын мул итеп кулланыгыз.
Уен мәйданчыгы
Уен мәйданчыгында еш вакыт уздыручы ата-аналарга киңәшләр:
- Уйный торган балаларга күз-колак булып торыгыз.
- Мәйданчыктагы утыргычлар йомшак материал белән капланган булырга тиеш.
- Очлы кадак һәм болтлар күренеп торырга тиеш түгел.
- Кыза торган материаллар кулланылырга тиеш түгел.
- Балалар яланаяк уйнамасын.
- Комлык чиста, һәм балалар анда уйнамаганда өсте ябык булырга тиеш. Комны вакыт-вакыт чистартып торыгыз һәм анда хайваннарны кертмәгез.
Аерым итеп шуны әйтим: батут – зыянлы һәм кирәксез уенчык! Нинди генә булмасын – ул күп төрле травмаларга китерә. Минем практикада умыртка баганасы, кул-аяк һәм күкрәк сөяге (грудина) сыну очраклары бар.
Балтырган (борщевик) согыннан химик пешү
Балтырганның зыяны – аның согында. Тигәндә авырттырмый, пешерми ул, ә менә аннан соң тире кояшка бик нык сизгер булып кала һәм гап-гади кояш нурлары 1-2 көн эчендә шул сок тигән урынны бик каты яндырып чыгара, тире бүртә, шешә, шул рәвешле су белән тулы куыклар хасил була.
- Балага балтырганны күрсәтегез. Аның агулы икәнлеген аңлатыгыз.
- Әгәр контакт булган икән – тиз арада ул урынны сабынлап юыгыз.
- Өс киемне һәм аяк киемен юыгыз, кыска итеп тырнакларны кисегез (балтырган суы тырнак астында кала).
- Тирене тынычландыра торган дарулар кулланыгыз. Анестетикларны, башка даруларны кулланмагыз, алар реакцияне көчәйтергә мөмкин.
- Педиатрга мөрәҗәгать итегез.
- Тиредә куыклар хасил булса – аларны тишмәгез, чиста бинт белән бәйләп куегыз. Балага күбрәк су эчерегез һәм табибка күренегез.
Кондиционер куллану сәламәтлек өчен зыянлымы?
Киресенчә, кызу һава зыянлы. Эссе җәй көннәрендә кан әйләнеше системасы авырулары күбәя, инсульт яки инфаркттан үлүчеләр саны арта. Кондиционер куллану кеше тормышын саклый.
Салкын һава үзеннән-үзе авыру китереп чыгармый, «салкын тию» дигән төшенчә медицинада юк. Әгәр кеше салкыннан соң авырый икән, бу нинди дә булса бактерия яисә вирус эләктерү белән бәйле.
Кондиционер куллануның берничә кагыйдәсе бар.
- Кондиционер һава дымлылыгын әзәйтергә мөмкин. Гигрометр белән һава дымлылыгын тикшереп тору кирәк. Сулыш юллары өчен оптималь һава дымлылыгы – 40-60 процент. Һава дымлылыгы әзәйгәнгә күрә, сулыш юллары инфекциягә каршы тотрыксыз була башларга мөмкин.
- Кондиционерның фильтрларын вакытында алмаштырып торырыга кирәк. Искергән фильтр инфекция һәм тузан җыя, шуларны таратырга мөмкин.
- Салкынча һава саф кебек тоела, ләкин кондиционер бүлмәдәге һаваны алмаштырмый яки әз дәрәжәдә алмаштыра. Шуңа күрә, кондиционер эшли торган бүлмәне вакыт-вакыт тулысынча җилләтеп алу кирәк, моны көнгә берничә тапкыр эшләгез.
Күбрәк мәгълүмат алу өчен педиатр Илдус Лотфуллинның pediatr_ildus «Телеграм» каналына языла аласыз.