Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педиатр, галим Илдус Лотфуллин: «Баланың үләргә әзерләнеп йөрүе коточкыч»

Статистика буенча, суицид - яшүсмер балалар үлеме статистикасында өченче урында торган сәбәп, ди табиб.

news_top_970_100
Педиатр, галим Илдус Лотфуллин: «Баланың үләргә әзерләнеп йөрүе коточкыч»
https://www.instagram.com/ilduslutfullin/

Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, Казанның беренче балалар хастаханәсенең педиатрия бүлеге мөдире Илдус Лотфуллин инстаграмда бик актуаль, ләкин беркем дә күтәрергә теләмәгән яшүсмерләр суициды турындагы темага пост куйган.

«Статистика буенча, суицид — яшүсмер балалар үлеме статистикасында өченче урында торган сәбәп.

Бер ел элек якын дустым 14 яшьлек баласын югалтты. Яшүсмерләр үзләренә кул салуны берничә көн алдан планлаштыра. Фаҗига килеп чыкканнан соң «балам безгә сиздермичә генә план корып, шул уй белән безнең арада йөргән» дигән уй — ата-ана өчен чын мәгънәсендә коточкыч нәрсә.

Кеше психикасы мондый хатирәләрне онытырга теләсә дә, әлеге очрактан соң мин балалар суицидлары белән бәйле очракларны исемдә калдырырга тырышам. Минем төгәл статистикам юк. Май аенда гына Казанда ике яшүсмернең үз-үзенә кул салуын беләм. Ачык чыганаклардан буенча, 2018 елда Россиядә 788 бала шушы юл белән вафат булган. Тулы бер мәктәп бит бу!

Бала суициды темасын сенсация итәргә ярамый, аның турында һәр сүзеңне үлчәп сөйләшергә кирәк. Бу өлкәдә миңа «Предотвращение самоубийств. Глобальный императив» дигән фәнни эш ошады. (БССО, 2014 ел). Хезмәттәшләремә, укытучыларга һәм, гомумән, суицид турында уйлап йөргән кешеләргә ярдәм итәргә теләүчеләргә бу документ белән танышырга тәкъдим итәм. Аннан кала 2019 елда Мәскәүдә чыккан «Особенности суицидального поведения подростков…» дигән кулланма бар.

Бу документлардагы төп фикерләр:

  • Суицидка каршы тору системасы булырга тиеш. Суицид - күңел кайтаргыч тема булса да, аның турында уртага салып сөйләшергә, проблеманы хәл итәргә тырышырга кирәк.
  • Үз-үзеңә кул салу ысуллары (кораллар, агулы химикатлар, кайбер дарулар) кул астында булырга тиеш түгел. Бу — алдан уйламыйча, импульсив рәвештә ясалган суицид профилактикасы.
  • Медицина суицид проблемасын читләтеп үтәргә тиеш түгел. Психиатр гына түгел, һәр табиб риск факторларын һәм тәмамланмаган суицид очрагында нишләргә кирәк икәнлеген белергә тиеш.
  • Бу мәсьәләдә кешеләр үзләре бер-берсенә ярдәмче булырга тиеш. Һәр нәрсә дә дәүләт системасына гына барып терәмәсен иде. Спорт яки иҗади түгәрәкләр, дини оешмалар, төрле локаль берләшмәләр кемнеңдер суицид турында уйлап йөргәнен алдан абайлап, аны булдырмаска ярдәм итәргә мөмкин.

Яшүсмер балаларыбыз — кентавр сыман алар, ярымкеше, ярымҗанвар, үзләренең эчләрендә ут кайный. Алар эмпатиягә мохтаҗ. Балаларыбыздан БДИдан югары баллар ташучы алабай түгел, дус үстерик…

Әлеге пост астында калдырылган комментарийлар:

«Балалар ачуланырлар һәм җәза бирерләр дип куркалар. Шуңа күрә баланы тыңлый белергә кирәк. Үзеңнең хезмәттәшеңне, җитәкчелегеңне тыңлаган кебек, үзеңне бала урынына куеп карап, аның хис-кичерешләрен аңлап. „Мин бит сиңа әйткән идем, ә син мине тыңламадың“, кебек сүзләрне кулланмыйча гына»;

«БДИ — ныгып җитмәгән яшүсмерләр психикасына тискәре йогынты ясаучы иң мөһим фактор. Берничә ел дәвамында әзерләнүләр. Менә ул көн килеп җитә. Әле аннан соң да мескен бала һәм аның гаиләсе берничә көн дәвамында имтихан нәтиҗәләрен көтә. Әкрен генә үтерү шушы буладыр";

«Рәхмәт сезгә, җәмгыятебез һәм хезмәттәшләрегезнең игътибарын әлеге проблемага юнәлткән өчен. Ләкин гормоннары кайнап торган яшүсмерләр белән тыныч тонда сөйләшүнең ничек авыр икәнлеген белсәгез икән. Алар дорфа эндәшәләр, андый минутларда бер дә үзләрендә кызгану хисе тудырмыйлар. Яшүсмерне дөрес тәрбияләү өчен нерв системасының нык булуы, сәламәтлек һәм зирәклек кирәк».


Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100