Педиатр балаларның кинәт үлү синдромын аңлата: «Алар йоклаганда бер сәбәпсез үлеп китә»
Ел саен Казанда сәламәтлекләре белән проблемалары булмаган берничә күкрәк баласының гомере өзелә. Балаларның кинәт үлү синдромы – ата-аналар һәм табиблар өчен фаҗига. Балалар ни өчен йоклаганда үлә һәм нинди кагыйдәләрне үтәү куркынычны киметергә ярдәм итә? Бу хакта КДМАның педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты Илдус Лотфуллин сөйләде.
«Бу бала үләргә тиеш түгел иде»
Балаларның кинәт үлү синдромы (SIDS) – һәр ата-ана курка торган әйбер. Шундый фаҗига иң еш 1 яшькә кадәрге балалар белән була. Моның сәбәбен бүгенгәчә аңлата алмыйлар.
«Вакыйга урынын карау, баланың анамнезы һәм башка тикшерүләр безгә моның ни сәбәпле булуын ачыклау өчен бернинди мәгълүмат бирми. Әмма бу – очраклылык түгел, бу – ниндидер авыру, аның сәбәбе ачык түгел, әмма ул һәрвакыт бертөрле була», – дип аңлатты «Татар-информ» журналисты Эвелина Киселёвага Казан дәүләт медицина академиясенең педиатрия һәм неонатология кафедрасы доценты, табиб-педиатр Илдус Лотфуллин.
Табиб балаларның кинәт үлү синдромын тиз арада үлем белән бутамаска кирәклеген ассызыклады. Әгәр бала берәр нәрсә белән авырып китсә, әмма авыру табылмаса, диагноз куелмаса, бала дәваланмаса, бу – үлемгә китергән очраклар була. Бу очракта балага үлгәннән соң диагноз куела.
Ә инде балаларның кинәт үлү синдромы очрагында анамнез да, аутопсия да бу баланың ни өчен үлүен ачыкларга мөмкинлек бирми.
«Яман шеш яки йөрәк авыруы кебек берәр нәрсә белән авырган бала үлгәч, без сәламәтлек саклау системасының аны саклап калу өчен бөтен ресурсны кулланганын аңлыйбыз. Монда аңлашыла торган хәл, фаҗигале, әмма анда ниндидер гаделлек бар. Тырыштык, теләдек – булдыра алмадык. Ә үлү өчен бернинди сәбәпләре дә булмаган сәламәт баланың гомере өзелгәндә, бу – ниндидер чишелеш таләп итә. Бу – ниндидер гадел булмаган үлем. Чөнки ул үләргә тиеш түгел иде», – дип сөйли табиб.
Балаларның кинәт үлү синдромы үсешенә йогынты ясаучы 3 фактор
Педиатр әйтүенчә, бу күренешне теоретик өйрәнү нәтиҗәсендә, табиблар әлеге синдромга тәэсир итә торган факторларны ачыклаган.
«Моны 3 аякта торучы табуретка белән чагыштырырга мөмкин. Беренче аягы – кешенең эчке факторы, икенчесе – үсешнең кискен чоры – 2 айдан 4 айга кадәр һәм өченче аяк – ниндидер тышкы фактор», – дип аңлатты Илдус Лотфуллин.
Эчке фактор генетика белән бәйле. Ләкин бу фән әле дә яхшы өйрәнелмәгән, ди медицина фәннәре кандидаты, шуңа күрә кинәт үлемнең ни сәбәпле килеп чыгуына карата төгәл җавап юк. Медицина галимнәре, монда һичшиксез генетик сәбәп бар, дип уйлый.
Кинәт үлем синдромы ешрак малайларда, бигрәк тә вакытыннан алда туганнарда була. Моннан тыш, социаль-икътисади дәрәҗәсе түбән булган гаиләләр дә куркыныч зонасында.
Икенче фактор – баланың 2 айдан 4 айга кадәрге чоры критик булып тора. Әгәр беренче һәм икенче факторларга ата-аналар йогынты ясый алмаса, өченчесен булдырмый калырга мөмкин.
«Мондый фаҗигале вакыйга булмасын өчен төп күрсәтмәләр нәкъ менә тышкы тәэсирне булдырмауга юнәлтелә», – ди Илдус Лотфуллин.
Баланы кинәт үлемнән саклый торган 4 мөһим кагыйдә
Күпсанлы шундый очракларны өйрәнү нигезендә балаларның кинәт үлү синдромын профилактикалау буенча киңәшләр эшләнгән. Математик юл белән, әлеге хәлгә китерә торган закончалыклар ачыкланган.
1. Дөрес позада йокламау.
Педиатр әйтүенчә, ата-аналар балаларын дөрес яткырырга тиеш.
«Бала аркада йокларга тиеш, башы янга борылган булырга мөмкин, ләкин ул корсагында яки яны белән ятарга тиеш түгел. Без, баланы яны белән яткырып йоклатырга кирәк, дип уйлыйбыз, һәм бу – бик зур хата. Бала һәрвакыт аркада гына йокларга тиеш», – ди табиб.
2. Бала аерым йокларга тиеш.
«Бу мәсьәләдә дә каршылыклар бар. Бала имезү консультантлары еш кына «бала белән кочаклашып йоклагыз, бу – бик яхшы, бик шәп» дип әйтә килә. Чыннан да, бу – бик яхшы, ләкин бала өчен түгел. Ул аерым йокларга тиеш. Аның аерым караваты булырга тиеш, чөнки олылар караваты аңа туры килми», – дип өстәде Лотфуллин.
3. Дөрес карават.
Бала йоклый торган карават буш, каты, иелмәгән булырга тиеш.
«Әгәр дә карават бик йомшак булса, бу – ниндидер рәвештә баланың сулышын боза, һәм кинәт үлем синдромы барлыкка килә ала», – диде табиб.
4. Бала тәмәке төтенен суларга тиеш түгел.
«Тәмәке төтене белән контакт булырга тиеш түгел: йөклелеккә кадәр, йөклелек вакытында, иң мөһиме, бала тугач. Тәмәке төтене сулыш үзәгенең эшен боза, һәм нәтиҗәдә уянып, сулыш алырга тиеш булган бала бу очракта уянмый, чөнки аның сулыш үзәге тәмәке төтене белән зарарланган була», – дип аңлата табиб.
Педиатр әйтүенчә, баланы имезү бик мөһим. Шулай ук календарь буенча балага прививка ясату да мөһим.
«Әнисе иртән баласын йокларга яткырган, төшке аш вакытында баласын үле килеш тапкан»
Педиатр берничә ел элек булган вакыйганы искә төшерде. Бала вакытында, сәламәт булып туган, аны бала тудыру йортыннан канәгатьләнерлек хәлдә чыгарганнар, аны вакцинацияләгәннәр. Болар барысы да баланың сәламәт булуын күрсәтә.
«Бу бала педиатр һәм шәфкать туташы тарафыннан 6 тапкыр тикшерелгән, ягъни медицина ягыннан тикшерелеп торган. Дүртенче айда, педиатр килеп киткәннән соң 1 атна үткәч, аны иртән йокларга яткыралар, һәм төшке аш вакытында әнисе аны караватта үле килеш таба. Аутопсиядә бернәрсә дә таба алмыйлар. Аның кинәт үлемгә китерә алырлык авырулары да булмый», – дип сөйләде табиб.
Аның аңлатуынча, бу – гадәттә шулай була да: бала бернәрсә белән дә авырмаган, медицина ягыннан тикшерелеп торган. Табиб әйтүенчә, бу ешрак социаль факторы зәгыйфь булган гаиләләрдә була: тулай торакта яшәү, ризыкка акча җитмәү, әни белән әти кешенең тәмәке тартуы. Ләкин, шул ук вакытта, бу – теләсә кайсы гаиләдә булырга мөмкин.
Педиатр бөтен дөньяга билгеле булган австралияле Кэтлин Фолбигг эше турында сөйләде. Хатын-кызны 4 баласын үтерүдә гаеплиләр.
«Аның 4 баласы була: Калеб, Патрик, Сара һәм Лора. Аның бу 4 баласы да 7 ел дәвамында бер-бер артлы үлә. Ахыр чиктә аны балаларын үтерүдә гаеплиләр. Ул 20 ел төрмәдә утыра. Төрле җәмгыятьләр, хәтта Нобель премиясе лауреатлары да, эшне яңадан карау кирәклеге, монда генетик фактор барлыгы турында ачык хатлар яза», – дип сөйләде табиб.
3-4 ел элек аның 2 баласының биологик материаллары табылган. Генетик тикшеренүләр күрсәткәнчә, балаларда кинәт үлем рискы булган.
Нәтиҗәдә, Кэтлин аклана һәм азат ителә, бу хәбәр быел июнь аенда чыкты.
«Бер гаиләдә балаларның кинәт үлү синдромы очраклары кабатланганда, бу – без әлегә белмәгән ниндидер генетик закончалык барлыгын күрсәтә», – дип аңлатты Казан табибы.
Олырак яшьтәге балалар да кинәт үләргә мөмкин, ләкин бу – сирәк күренеш
Кеше теләсә кайсы яшьтә кинәт үлә ала. Табиб, олы кешеләрнең дә йөрәкләре сәбәпсез туктый ала, ди.
«1 яшьтән узган балалар да кинәт үлә ала. Ул «балачактагы кинәт үлем» дип атала. Ул балаларның кинәт үлеме синдромы кебек булмый. Иң мөһиме, бу – бик сирәк була. Сирәк булуы сәбәпле, аның нәрсә белән бәйле булуын билгеләү, аның риск факторларын ачыклау авыр», – дип аңлатты табиб.
Казанда балаларның кинәт үлү синдромы очрагы елына берничә тапкыр була
Ел башыннан алып Казанда балаларның кинәт үлү очраклары берничә булды. Илдус Лотфуллин сентябрьдә Казанның Сәламәтлек саклау идарәсенең балаларның кинәт үлү синдромын профилактикалау буенча мөһим боерык кабул итүен сөйләде. Бу документ нигезендә, барлык яшь әниләр һәм әтиләр 4 тапкыр – йөклелек вакытында, бала тудыру йортында һәм баланың беренче айларында баланың кинәт үлү синдромы нәрсә икәнен һәм аннан ничек сакланырга кирәклеген ишетергә тиеш.
«Без табибның бу турыда ничек сөйләргә тиешлеге турында билгеле бер модель эшләдек. Ул, әти-әнине куркытмыйча, тыныч формада бу хакта хәбәр итәргә тиеш: «Кадерле әни, кадерле әти, менә 4 кагыйдә, алар бик мөһим, бернәрсәдән дә куркырга кирәкми, зинһар, аларны үтәгез», – дип аңлата табиб.
Педиатр сүзләренчә, балаларның кинәт үлемен профилактикалау турында күп һәм еш сөйләргә кирәк, бу синдромны сөйләргә ярамаган, начар нәрсә дип кабул итәргә кирәкми. Бу турыда күбрәк сөйләшкән саен, ул сирәгрәк булачак.
«Казанда ел саен берничә шундый очрак була. Бу – күп. Балалар бөтенләй үләргә тиеш түгел. Хәтта 1 бала үлеме дә һәрвакыт күп», – ди табиб.