Барлык язмалар news_header_top_970_100
news_header_bot_970_100
Язманы тыңлагыз

Педагог Павел Шмаков: Өчлеләр булу түгел, бишлеләр булмау начар, ә дүртлегә генә уку - коточкыч

Казандагы "СОлНЦе” мәктәбе җитәкчесе, танылган педагог, татар теле дәресләрен яклап чыккан директор Павел Шмаков Россия мәгариф системасының югалтулары турында уйлана. Аның фикерләрен сезгә тәкъдим итәбез.

news_top_970_100
Педагог Павел Шмаков: Өчлеләр булу түгел, бишлеләр булмау начар, ә дүртлегә генә уку - коточкыч

Россия мәктәпләре хезмәт тәрбиясеннән баш тарта. Бу бик күңелсез хәл.

Безнең мәктәпләрнең бер күңелсез ягы – алар әкренләп тәрбиядән баш тарта. Мәктәп хезмәт күрсәтү өлкәсе кебек. Мәктәп белем бирү урыны кебек кенә. Кайбер мәктәпләрдә белем бирү шактый яхшы дип әйтер идем, ләкин бу азчылык. Тәрбия бирүдән барысы да диярлек баш тарта. Бу дөрес түгел. Кайчандыр Россия мәктәбе яхшы иде - бер яктан математика белән, икенче яктан хезмәт тәрбиясе белән көчле иде.

Заманча мәктәп тәрбия белән әти-әниләр шөгыльләнергә тиеш дип уйлый. Кызганыч, әти-әниләрнең вакыты юк. Әлбәттә, тәрбия белән шөгыльләнүче ата-аналар бар, ләкин аларның күпчелеге балаларын кич кенә яки якшәмбе көннәрендә генә күрә. Ә калган вакытта алар гаиләне туендырыр өчен акча эшли.

Үзебезнең мәдәнияткә сакчыл карашта булырга тиешбез һәм бездәге шартларда бары тик бездә генә була торганны эшләргә кирәк. Әйтик, Россиядә хезмәткә һәрчак уңай караш булды. Мәсәлән, бала үзе артыннан идән юа. Барысы артыннан да түгел, ә үзе артыннан. Бездә хәзер балага идәнне мәҗбүри юдырырга ярамый. Шундый графа бар: мәктәп программасында каралмаган хезмәтне куллану тыела.

Балаларга унитаз яки икенче кат тәрәзәләрен юдырырга ярамый дигәннәрен аңлыйм әле мин. Ләкин үз артыңнан җыештыруны ник тыярга? Укучыларның үз артыннан такта сөртүләре дә каралмаган – укытучы үзе сөртә. Бала чүпли икән – җыештыручы җыя. Бу дөрес түгел, бу Россия рухына каршы килә. 

Балалар белән походка бару психиологик тренингларга караганда күпкә яхшырак

Без хезмәтнең уңай төрен таптык: балалар белән походларга йөри башладык. Безнең мәктәпкә килүчеләрнең һәрберсе җәй көне әти-әниләре белән бер тапкыр, куна калып, походка барырга тиеш. Без инде өч ел дәвамында Казансу елгасы яры буена походларга чыгабыз: иртән чыгып китәбез, төн кунабыз һәм икенче көнне иртән кире өйләргә кайтабыз. Ярты сәгать барабыз, 15 минут ял итәбез, ләкин көн озынына 8 сәгать җәяү йөрү җыела.

Учак, гитара – кеше атмосферасында безнең аң дөньясына фантастик караш. Балаларга дуслашып китү өчен мондый бер поход та җитә. Бу мәктәпләргә кергәндә уза торган психологик тестка караганда яхшырак. Баланы аңлау өчен бер тәүлек тә җитә.

Хезмәт – яраткан эш белән өстәмә шөгыльләнү

Шундый момент бар: бала яраткан эше белән шөгыльләнә икән, ул арымый. Әгәр бала сигез яшендә китап укырга ярата икән, ул хәтта ут сүндерелгән булса да укыячак – фонарик алачак та юрган астында укыячак. Миңа алты яшь булганда, мин шахмат уйнарга өйрәндем. Бу хәзергә кадәр минем иң яраткан бер шөгылем. Ул вакытта мин якшәмбе көннәрендә сигезәр сәгать, ашамыйча, пенсионерлар белән шахмат уйный идем, әни өйгә чакырып, ашатырга тырышып карый иде, әлбәттә. Мин моннан арымый идем.

Без балалардан аларның яраткан фәне нинди дип сорыйбыз. Һәм бу предмет буенча аларга күбрәк йөкләнеш бирәбез. Алар бу фән белән өстәмә рәвештә, дәресләрдән соң шөгыльләнәләр, түгәрәкләргә йөриләр. Балалар моңа риза, алар үзләре аны сайлый. Хезмәт ул яраткан эшең белән өстәмә шөгыльләнү. Яратмаган эш белән шөгыльләнгәндә, артык йөкләнеш барлыкка килә. Әгәр нык мавыгып та, балага артык йөкләнеш ошамый икән, бу аның өчен түгел икәнен ул үзе дә аңлый. Ул аны яраткан эшенә алыштырачак. Безнең мәктәптә укытуның төп принцибы бу: яраткан фәнне (ике-өчне) сайлыйсың һәм өстәмә йөкләнеш аласың.

Өчлеләр булу түгел, бишлеләр булмау начар

Россия мәктәбендә “гармонияле үсеш” дигән бер куркыныч әйбер бар иде. Сүзләре матур, ә нәрсәгә китерде соң бу? “Өчлегә укучы” дигән сүз тамга кебек иде. Әгәр син өчлегә укыйсың икән, син начар, сыйфатсыз укыйсың. Ләкин бу дөрес түгел. Өчлеләр булу түгел, ә бишлеләр булмау начар. Яраткан эшең юк икән, начар. Ә гел дүртлегә генә укучы – коточкыч. Бу бернинди өлкәдә дә оста булмаган кеше.

Безнең илдә кемне хөрмәт итәләр? Борчаны дагалаган сулагайны. Бездә теләсә нинди унитазны яки кранны төзекләндерә торган кешене хөрмәт итәчәкләр. Бу оста – физика профессорымы яки сантехникмы, анысы мөһим түгел. Останың кадере – бөек нәрсә, аңа мәктәп эскәмиясеннән башлап, төрлечә ярдәм итәргә кирәк. Әгәр гел дүртлегә генә укучы үстерәсең икән, оста булмаячак, ул алга таба да “соры” булып калачак. Әгәр ул нәрсә белән дә булса аерылса, ә мәктәп аңа ярдәм итмәсә? Әти-әниләре ярдәм итсә яхшы, ә аларның вакыты булмаса?

Баланы ачуланырга ярамый, бары тик мактарга кирәк. Ләкин эш өчен

Мин балаларны гомумән ачуланырга ярамый дип уйлыйм. Аларны мактарга кирәк, ләкин һәр эш өчен. Арттырып та мактарга була, ләкин бары тик эш өчен генә. Матур булганы, аңа биш яшь тулганы өчен түгел, ә шигырь язганы, чокыр казыганы, чүп чыгарганы, савыт-сабаны юып куйганы өчен. Балага бу гипертрофияләнгән мактау кирәк, ул әнисенә ошарга тырышачак. Бала әнисен һәрчак яратачак, хәтта ул аңа сугып алганда да. Балага ана мәхәббәте бик кирәк, ә ул нинди – шундый була инде.

Балаларны аңлау өчен алар белән бер дулкында булырга кирәк. Минем Александр Наумович Тубельский дигән укытучым бар иде. Мин аннан бик күп әйбер ишеттем, ләкин менә аларның берсе: “Бала белән килеп чыккан теләсә нинди аңлашылмаучанлыкта мин бала яклы булачакмын”. Мин әйтәм: “Ә ул дөрес булмаса?” Ул әйтә: “Бала бәләкәй бит”. Бу баланың хаклы икәнен аңлатмый, әмма һәрвакыт яның янәшәсендә булырга кирәк.

Олы кеше үз баласын якларга теләп, чит баланы ачулана икән, бу дөрес түгел. Үз баланың орышырга була, ул кичерәчәк. Башка ата-аналар белән ачуланышырга була, чөнки сез бертигез. Чит балаларны ачуланырга ярамый.

Бала белән кешечә аралашырга кирәк. Әгәр без ачуланабыз икән, ихластан ачуланырга тиешбез, ә “Син миннән түбән” дигәнне күрсәтер өчен түгел.

Бөтен балалар да төрле, шуңа күрә аларның нинди төргә кергәннәрен исәпкә алырга кирәк

Гарри Поттер турында китапта Хогвартс тылсым мәктәбендә дүрт факультет бар. Бездә дә алар нәкъ шулхәтле. Балаларның дүртенче өлеше – олимпидаларда катнашучылар, тизлеккә мәсьәләләр чишәргә яратучылар, тиз уйлаучылар, һәр сорауга кул күтәрүчеләр. Бу кешенең аерым стиле: алар беренче булырга ярата. Моның начармы, яхшымы икәне аңлашылмый, ләкин бу шулай.

Балаларның икенче төре – алар иҗади эшкә игътибарларын туплый. Алар мәсәлән, сәгатьләр буена кырмыска оясын күзәтеп утырырга мөмкиннәр, курчакларны, машиналарны ничек төзелгәннәрен аңларга теләп, сүтеп-җыялар.

Балаларның өченче төре: яхшы укучы балалар. Бу безнең категория түгелдер дип саныйм, ләкин андый балалар бездә шулай ук бар. Миңа калса, моның белән шөгыльләнүче лицейга барсаң яхшырактыр, ләкин шулай да мондый балалар бездә күп.

Дүртенче төр – калганнар.

Бердәм мәктәп формасы – шәхескә карата көч куллану

Балага индивдуаль якын килергә кирәк. Вася Петядан аерылып тора, ә Петя Таһирдан аерыла. Моны хакта һәрчак истә тотарга кирәк. Безнең мәктәп башка мәктәпләрдән аерылып тора, без балаларның тормышын төрле төсле итәбез. Бездә мәҗбүри мәктәп формасы юк.

Бала шәхес булырга тиеш. Ул үзенә ничек уңайлы һәм яхшы шулай киенергә тиеш, ләкин, шул ук вакытта үзенеңе кыяфәте белән башкаларны кимсетергә тиеш түгел. Бу: “Минем ирек башка кешенең иреге башланган җирдә төгәлләнә” сериясеннән. Балаларны формага киендерү – шәхескә карата көч куллану.

Без дәресләрне 1 сентябрьдән түгел, ә 14 августтан абшлыйбыз. Бу уку елына кереп китәр өчен уңайлы.

Балалар тынычлыкта, шатлыкта һәм хезмәттә тәрбияләнергә тиеш дип уйлыйм мин. Без шуңа омтылабыз да инде. 14 августтан инде без уку елын башладык. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, безгә бик зур конкурс, шуңа күрә, без кемдә икеләнәбез, алар августта укый ала. Аларның безгә туры килүен, килмәвен аңлау өчен иң дөрес алым – укытып карау. Бу мәҗбүри түгел, укырга 70 процент бала килде. Тагын ирекле тыңлаучылар бар. Мәктәп тулды. Август ахырыннан сентябрь уртасына кадәр бездә биш көнлек уку, ул иртәнге сәгать 10 да башлана. Уку елына уңайлы кереп китү. Икенчедән, 15 сентябрьдә фән олимпиадалары башлана, ә безнең балалар нормаль уку халәтендә була инде.

Авыл балалары МГУга керә алган өчен БДИга рәхмәт

БДИның уңай ягы – авыл балалары МГУга керә ала. Абруйлы югары уку йортларында читтән килгән студентлар саны артты.

БДИ аерым бер фән буенча көчле конкуренция булганда яхшы. Әйтик, математика Россиядә һәрвакыт көчле булды. Математика буенча БДИ хәзер һәм аның башлангыч чорында – җир белән күк аермасы. Математик профессиональ җәмгыять БДИны шундый итеп үзгәртте, хәтта ул аларга ошый башлады. Баштагы чорда калган фәннәр буенча чыннан да начар иде, ләкин хәзер дә кайбер гуманитар фәннәрдә “Вронскийның чалбары нинди төстә иде?” дигән кебегрәк сораулар очрый.

Аллага шөкер, инша язу кайтты, безгә кирәкми, анда тестлар бар иде бит. БДИ кайчандыр Америкада начар укучы балалар өчен кертелгән булган, ә сәләтле укучылар өчен түгел. БДИ беренчел вариантта, ятлауга корылган иде, хәзер аның уңай яклары бар.

БДИда мәҗбүри фәннәр күп булырга тиеш түгел

Минемчә, БДИ да мәҗбүри фәннәр артык күп булыга тиеш түгел. Математика, рус теле – аңлашыла. Чит тел кертелгәнен дә аңларга була, әмма тиздән тарих та кертеләчәк. Мәҗбүри фәннәр биш-алты булганда нишләргә кирәк?

Соңгы ике елда мәктәпләр болай да БДИга, ятлауга кереп бетте. Без бит БДИга бишенче-алтынчы сыйныфтан ук әзерли башлыйбыз. Бездә математикадан һәм рус теленнән кабул итү имтиханнары бар, балага барыбер берничә елдан алар буенча БДИ бирергә кирәк була. Шул сәбәпле, соңгы 10-11 сыйныфлар бездә тулысынча ташланмаган.

БДИ – Россия өчен ачык әйбер түгел. Аны бары тик Штатлардан монда гына күчерделәр. Мәсәлән, Финляндиядә БДИ юк. Уйламыйча, тулысынча күчереп куйганда, бу бөтенләй мәгънәсез була.

Уку елы вакытында татар теле укытучыларын эштән куу – педагогларча түгел

Татар теле белән булган хәл турында берничә сүз. Куәтле Россия. Ватаныбызның бөек, көчле икәнен барыбыз да аңлыйбыз, бездә нинди корал икәнен, башкаларның безгә булган мөнәсәбәтен беләбез. Алар бездән курка. Бу мәсьәләдә нәрсә бар: кечкенә Татарстан, кечкенә Коми республикасы, кечкенә Башкортстан һәм бөек рус халкы, Россиянең дәһшәтле Генпрокуратурасы. Кемнең көчле икәне аңлашыла. Мин кемнең хаклы икәнен әйтмим – бу аерым тема. Шуңа күрә, минем позиция шундый: мин һичшиксез татар халкы яклы. Татарстанның кечкенә булуы аркасында гына булса да.

Октябрь аенда татар теле укытучыларын эштән куа башлаганнарын хәтерлим. 1990 нчы елларда рус теле укытчыларын куган кебек үк, бик начар булды, ләкин ул вакытта тыныч кына һәм әкрен генә эштән алдылар. Ә монда кешеләрне мыскыллап кудылар. Мине киңәшмәгә чакырдылар һәм: “Сез укытучыларны куарга тиеш”, - диделәр. Мин уку елы уртасында укытучыларны эштән алырга тиешме? Әгәр мәктәптә нәрсә дә булса үзгәрә калса да, җәй көне эшләнә: уку планнары үзгәрә һәм башкалар. Бездә һәр җирдә һәм төрле яклап кешене хөрмәт итмәү.

Безнең мәктәп конфликт өчен ябык булды. Бездә бернинди фикер алышу да, шикаятьләр дә булмады. Әгәр бездә балалар татар теле дәресләренә йөрмиләр икән, теләмәсәләр – йөрмиләр. Ә күпчелеге йөри. Бу балаларга шатлык булырга тиеш. Ата-аналары татар теленә йөртергә каршы булганнар да кире кайтты. Без татар теле дәресен кызыклы итеп ясадык, шуңа күрә мәҗбүриләү проблемасы юк.

Уку елы уртасында укытучыларны эштән алу – педагогларча түгел. Моны киләсе яки узган җәйдә эшләргә була иде бит. Президент бу хакта июль аенда әйтте. Мин бу конфликтта кемнең хаклы булын әйтмим. Бу катлаулы проблема, ләкин укучылар каршында укытучыны кимсетергә ярамый. Бу табу.

Минемчә, бу хәл, президент ихтыярыннан тормый. Путин – бик сак һәм акыллы кеше. Әгәр ул нәрсә дә булса эшләргә тели икән, ул аны өч-биш ел эчендә эшли. Мөгаен, бу хәл белән кызыксынган кешеләр бардыр, ә Путинга шулар белән эш итәргә туры киләдер.

Комментарийлар (0)
Калган символлар:
news_right_column_1_240_400
news_right_column_2_240_400
news_right_column_3_240_400
news_bot_970_100